Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36

Яңа китаплар көне

3-нче май көнне Татар Кандызы авылы китапханәсендә китап сөюче балалар катнашында, “Яңа китаплар көне” булып узды. Бу күргәзмәгә яңа кайткан 21 кечкенәләр өчен китаплар урнаштырылды.

Һәр яңа китап – ул яңа ачылышлар дөньясы, яңамавыгулар, фикерләр... Бары тик китап укып кына без рухи байлыгыбызны арттырабыз, лелебезне, аның камиллеген саклыйбыз. Китапханәче Гөлнур Насибуллина укучыларны җәлеп итү максатыннан әсәрләрдән кызыктырырлык өзекләр укып ишеттерде. Чара барышында 14 исемдәге китапка күзәтү ясалды, китаплар хакында кыскача мәгълүмат бирелде. Чараның азагында китап сөючеләр фикер алышты, яңа китаплар белән якыннан танышты.