Центральная библиотека

Яңалык

"Батыр ут булыр, куркак юк булыр"

24 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан китапханə клуб белəн берлектə "Батыр ут булыр, куркак юк булыр" дигəн ярыш- уен оештырылды.

"Иминлек һәм игелек дине"

23.02 көнне Әтрәкле китапханәсендә балалар һәм авылыбыз абыстае Роза апа Мухаметзянова белән очрашу үткәрелде.

"Татарстан язучылары - балаларга"

Алиш премиясе лауреатларының әсәрләрен уку акциясенә кушылып 23 февраль көнне Югары Тәкермән авыл китапханәсе "Татарстан язучылары - балаларга" дигән китап күргәзмәсе ясады.

"Татар әдәбиятының морзасы"

22.02 көнне Әтрәкле китапханәсендә "Әмирхан Еникине укыйбыз" акциясенә кушылып, талантлы татар язучысына багышлап чара үткәрелде.

"Туган телем - иркә гөлем"

Тулбай авыл китапханәсендә клуб мөдире, укучылар белән берлектә Туган тел көненә "Туган телем - иркә гөлем" китап күргәзмәсе оештырылды

"Туган телем"

Тулбай авыл китапханәчесе Билалова И. Урыс авыл балалар бакчасында Туган тел көненә багышланган "Туган телем" дигән темага дәрес үткәрде.

Ватанны саклаучылар көне

Наратлы Кичу авыл китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Наша армия сильна" дигән китап күргәзмәсе төзелде.

"Туган тел"

Әтрәкле китапханәсе башлангыч мәктәп укучылары белән бергә Туган тел көнен билгеләп үтте.

"Халкымның күңел җәүһәрләре"

21 февральдә Кадрәк авыл китапханәсендә "Балкыш" әдәби берләшмәсенә йөрүчеләр белән Туган тел көненә багышлап "Туган телем- иркә гөлем" дигән бәйрәм уздырылды.

"Туган телем - иркә гөлем"

21 нче февральдә Тат.Мөшеге мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән чара үткәрелде, китаплардан күргәзмә ясап куелды.

Туган тел көне

21 февраль -Туган тел көненә карата, Әтрәкле китапханәчесе "Кояшкай" балалар бакчасы белән чара үткәрде.

"Туган телем - изге телем"

20 февраль көнне Хуҗәмәт мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Туган телем - изге телем" дип аталган әдәби - музыкаль уздырылды.

"Ак калфак"

20 февраль көнне Югары Тәкермән авыл китапханәсе "Наши истоки. Читаем фольклор" акциясенә кушылып, "Шатлык" балалар бакчасы балалары белән татар халык әкиятләре, дастаннарын укыдык, 3 сыйныфның курчак театры "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштерде.

"Таяну ноктасы"

20 февраль көнне Тауасты Байлар авылында китапханә, мәктәп, мәдәният йорты белән берлектә "Наши истоки" читаем фольклор акциясенә кысаларында туган тел көненә багышлап "Таяну ноктасы" дигән чара үткәрде.

"Иң татлысы - Туган тел"

20 февраль көнне Бикбау мәдәният йортында "Наши истоки" читаем фольклор кысаларына кушылып, Халыкара тел көненә карата мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче катнашында "Иң татлысы - Туган тел" дип аталган чара уздырылды.

Фәнзаман Батталның 80 яшьлек юбилее

19 февраль көнне китапханәче клуб мөдире белән берлектә якташ язучыбыз Фәнзаман Батталның 80 яшьлек юбилее уңаеннан китапханәдә күргәзмә оештырдык һәм иҗатын яратучылар белән тормыш юлы һәм иҗаты турында әңгәмә уздырдык.