Центральная библиотека

Китапханә турында

 

 

Минзәлә район китапханәсе – Татарстан Республикасындагы иң өлкән китапханәләрнең берсе. Ул 1897 нче елда, ә кайсыбер истәлекләр буенча 1893 нче елда ук  оеша, дип хәбәр ителә бу хакта  Уфа губернасының  1909 нчы елгы нәтиҗә күзәтүе (отчетный обзор) мәгълүматларында. Китапханәгә шәһәрдәге  4 сыйныфлы училищеның  математика  укытучысы  Дмитрий Егорович (Георгиевич) Пушков нигез сала, ә беренче китапханәче булып аның хатыны Александра Павловна эшли. Китапханәнең китап фондын  Пушковларның шәхси китапханәсендәге китаплар һәм китапханәгә өяз интеллигенциясе, нигездә минзәләлеләр бүләк иткән китаплар тәшкил итә. 

Земство китапханәнең алга таба да үсеше белән бик кызыксына, шундый максат белән китапханәгә земство 1900 нчы елда 300 сум бүлеп бирә. Бу чорда китапханә бүгенге театр бинасының фойесында урнашкан була, анда әле ул дистә елга якын эшли.

Ирле-хатынлы Пушковлар китапханәдә бөтенләй бушка, дәүләттән  бер тиен дә алмыйча хезмәт итәләр. 1905-1907 нче елларда китапханәне земство үз канаты астына ала, иң беренче елда ук китапханәгә 4700 исемдәге 6543 том китап алына.

1906-1907 нче елларда китапханәгә язылып китап укучы гаиләләрнең саны 750  гә җитә. Кызыксынучылар өчен  китап укучы гаиләләр турында  менә мондый мәгълүмат та билгеле: алар арасында 339 крестьян, 260 мещан, укытучылардан – 50, дворян һәм чиновниклардан – 37, дини руханилардан – 15, купецлардан – 12 гаилә булганы билгеле. Шушы еллардан башлап  китапханәдә эшләүчегә хезмәт хакы түләнә һәм даими рәвештә земство исәбеннән классик әдәбият белән тәэмин ителеп тора,  китапханә тулысынча түләүсез һәм төрле катлам кешеләренә хезмәт күрсәтә. Китапларны шәһәрдәгеләр генә түгел, хәтта Минзәлә өязендә яшәүчеләр дә соратып алдыра, аларга  китапларны махсус капчыкларда земствоның түләүсез почтасы аша җибәрәләр. Китапханәдә “Тарих”, “Рус халкының үткәненнән”,  “География”, “Хокук, сәясәт һәм икътисад”, “Философия”,  “Журналлар” дигән бүлекләр эшли, аларның каталоглары төзелә. 1911-1912 нче елларда китапханәдә урта белемле Антонина Сергеевна Сливко эшли, бу чорда инде китапханә фондында 10000 китап, өяз буенча китапханәдән файдаланучы укучылар саны 1513кә җитә.

Шушы чорда китапханә халыкка түләүле хезмәт тә күрсәтә башлый. Бу чорда китапханә мөдире булып М.Григорьева дигән ханым  эшли, аның менә мондый  истәлекләре сакланып калган: “Китапханәгә  вакытында китапларны китермәү, саксыз караш  иң начар гамәлләрдән санала. Бу хакта әледән-әле өяз буйлап таләпләр һәм мөрәҗәгатьләр таратылып тора. Минзәләдә атнага ике тапкыр - чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә базар була һәм шул көннәрдә авыллардан базарга килгән кешеләр дә китапханәгә бик теләп керәләр, газета-журналлар, балалар өчен китаплар алалар. Шулай ук өч авылда – Игим, Пьяный Бор, Коноваловка авылларында - китап йортлары ачу планлаштырыла. (Ул чорда аларны “Изба-читальня” дип йөрткәннәр, шул исем  халык арасында да таралган, тарихка да кереп калган.) Бу хактагы хәбәр халык тарафыннан бик хуплап каршы алына. Өяздәге барлык авыллар  белән дә китаплар алмашу  атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм җомга көннәрендә земский почта аша башкарыла”.

1916 нчы елда китапханәнең китап фонды 26 меңгә җитә. Китапханә әледән-әле классик рус әдәбияты, чит ил язучыларының рус теленә тәрҗемәләре белән тулыланып тора. Китапханәчеләр яшь укучыларга күбесенчә классик әсәрләр укырга киңәш биреп торуга карамастан, шәһәр гимназистлары укытучылары Кожевников (яшерен революционер) тәкъдиме буенча шул чорның алдынгы әдәбияты белән танышып баралар. Бу хакта Минзәлә гимназиясендә укыган, соңыннан өлкә китапханәсендә эшләгән Мария Павловна Грибкова истәлекләреннән укып беләбез.

Октябрь  инкыйлабыннан соң китапханәнең эшчәнлеге тагын да ныграк җанланып китә. Өяздә китапханәләр саны, аның белән бергә укучылар саны да үсә. 1923-1928 нче елларда китапханә коллекторы бик күп санда һәм төрдә китаплар белән тәэмин итә һәм китапханәнең фонды бик күбәя. Ул чорда инде китапханәдә өч бүлек  -  рус, татар һәм балалар китаплары бүлеге эшли. Уку залы оештырыла һәм көн саен анда кереп  китап – журналлар укып утыручыларның саны  40-50 дән дә ким булмый. Китапханә шәһәр халкының иң яраткан урынына әйләнә.      

Тарихның төрле вакыйгалары Минзәлә китапханәсен дә урап үтми. 1937 нче елда илдә барган репрессия давылы озак еллар  китапханә мөдире булып эшләгән Антонина Сергеевна Сливкога да кагыла – аны кулга алалар. Аның белән бер үк вакытта Омск шәһәрендә яшәгән энесе дә кулга алына. (Бу хакта шәһәрнең 1нче санлы мәктәбендә укытучы булып эшләгән Фәүзия Әхмәдулла кызы Мөхәммәтова истәлекләрендә әйтелә). Антонина Сергеевна Минзәлә төрмәсендә ике елга якын утыра. Азат ителгәндә, ул инде йорт-җирсез һәм эш урынсыз калган була. Җәй көне кулган алынган ханым кышкы салкын көндә өстендәге җәйге күлмәге белән көчкә күршеләренә кайтып егыла. Тора-бара ул фатирын кайтаруга ирешә, озак еллар шәһәрнең 1 нче мәктәбендә эшли. Ул үзенең зыялылыгы, күп белүе белән аерылып тора, гомеренең соңгы көннәренә кадәр халык арасында матур әдәбиятны пропагандалаучы булып кала.

1930 нчы елда илдә дингә каршы көрәш башлангач, мәчетләр дин йорты булудан туктый, аларга төрле оешмалар кереп урнаша, юкка чыкканнары да күп була. Бу яктан  Минзәлә мәчетенең бәхете була: шәһәрнең әлеге иң матур  бинасына 1930 нчы елда китапханә күчә. Әлеге елларда китапханә мөдире итеп 1923 нче елдан шунда китапханәче булып эшләгән Клавдия Ивановна Халикова билгеләнә. Ленинградта белем күтәрү курсларында укып кайтканнан соң, ул китапханә эшен тагын да җанландырып җибәрә: бер-бер артлы китап укучылар конференцияләре үткәрелә, китапханәдә җирле шагыйрь-язучыларның студиясе эшли башлый.  Ял көннәрендә балалар өчен  китап уку дәресләре оештырыла, әкиятләр һәм балалар өчен язылган кызыклы әсәрләрдән өзекләр сәхнәләштерелә, әти-әниләр, бик теләп, мондый кичәләр өчен костюмнар әзерлиләр. Балалар белән тагын бер бик тә кирәкле һәм мавыктыргыч түгәрәк – искергән һәм таушалган китапларны төзәтү түгәрәге эшли башлый. Аны “Китап докторы” түгәрәге дип йөртәләр. Китапханә чын-чынлап шәһәрнең һәм районның мәдәни үзәгенә әйләнә. Клавдия Ивановна, әлбәттә, моның белән бик горурлана, алдагы елларда да шулай җиң сызганып эшләр өчен, зур-зур планнар кора. Ләкин илдә барган репрессия җилләре аларның гаиләсенә дә килеп кагыла: 1938 нче елның гыйнваренда аның ире М.Ш.Халиковны кулга алалар һәм атып үтерәләр, ә үзен, “халык дошманы хатыны” буларак 8 елга лагерьга җибәрәләр. Клавдия Ивановнага лагерь газапларыннан исән-имин әйләнеп кайту насыйп була һәм ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр китапханәнең иң актив укучысы булып кала, китап дигән могҗизага ул дөньядагы иң изге нәрсә итеп табынуын дәвам итә. Дөреслек барыбер җиңеп чыга: 1959 нчы елда ирле-хатынлы Халиковлар тулысынча аклана. Халиковлар гаиләсе, әлеге гаиләнең фаҗигале язмышлары   турында, аларның кызлары  Генриеттаның (аны дуслары, яратып,  Гета  дип йөртәләр)  балачак дусты Валентин Петрович Ерашов үзенең  “Июнь - май” исемле повестенда бик тәфсилләп язып чыга.

Китапханәгә 1936 нчы елда “район  китапханәсе” статусы  бирелә һәм ул инде хәзер авыл китапханәләренең эше белән дә идарә итә башлый. Бу чорда китап фондында барлыгы  11927 китап исәпләнә,  китапханәгә  1563 укучы йөри  һәм аларга бирелгән китапларның саны  33281 гә җитә.

1938 нче елның маеннан 1970 нче елның ноябренә кадәр район китапханәсе белән Мәрьям Закировна Сарбулатова җитәкчелек итә. Бик эшлекле, яңалыкны бик тиз эләктереп алып, аны үз эшендә куллануга кертеп җибәрә белгән җитәкче була ул. Ул эшләгән еллар  кадрларның даимилеге, оешканлык һәм киң җәмәгатьчелек белән  тыгыз элемтәдә эшләү еллары буларак билгеле. Мәрьям Закировнага китапханә белән авыр сугыш елларында да җитәкчелек итәргә туры килә. Бу чорда китапханәнең уку залы  халыкның көн дә җыелып лекция һәм әңгәмәләр тыңлый, фикер алыша, яңалыклар белән таныша торган урынына әйләнә. Нәкъ менә шушы чорда Минзәлә китапханәсенә иң еш йөрүчеләрнең берсе  герой-шагыйрь Муса Җәлил була. 1941 нче елның ноябрь-декабрь айларында ул Минзәләдә политкурсларда укый һәм китапханәдән бик күп китаплар ала, укучылар, шәһәр кешеләре белән очрашулар үткәрә, илдәге һәм фронттагы хәлләргә аңлатма бирә. Бу хакта шул елларда Минзәлә педагогия училищесында укыган Ф.М. Ганееваның истәлекләрендә дә әйтелә. Ф.М. Ганеева (кыз фамилиясе Әхмәдиева)  үзе районның  Дусай-Кичү авылыннан. Педагогия училищесын тәмамлаганнан соң,  югары белем алып,  гомере буе шәһәрнең Вахитов исемендәге мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытты. Һәрвакыт укучылар һәм райондашлары  белән очрашуларга йөрде, Муса Җәлил  исемен  кешеләр күңелендә саклау, аның исемен районыбыз тарихында онытылмаслык итү максатыннан,  шагыйрь  турындагы истәлекләре белән уртаклашты.  Тагын бер  кызыклы фактны искә алмый мөмкин түгел. Политик курслардагы укулары тәмамлангач, анда укучыларны  фронтка китәр алдыннан,  Минзәлә районындагы авылларга  берничә көнгә ялга тараталар. Муса Җәлилне районның Дусай-Кичү авылына – “Кызыл көч” колхозына җибәрәләр. Аны  монда фатирга  авыл укытучылары Сабира һәм Мирзаһит Әхмәдиевларга (Ф.М.Ганееваның әти-әнисе) кертәләр.  Очрашуларда чыгыш ясаганда, Фаина Мирзаһитовна  әти-әнисенең шагыйрь белән үткәргән  онытылмас  шушы берничә көне турындагы  истәлекләрен дә тыңлаучыларга бик рәхәтләнеп сөйли иде. Китәр алдыннан, шагыйрь карга төренеп утырган авылны, тынлыкка чумып утырган Ык елгасы буйларын урап кайта: “Шундый тын. Кайдадыр сугыш булганына ышанасы да килми. Оҗмах кебек җирләрдә яшисез. Әле бу кыш көне шулай. Җәй көннәрендә бигрәк тә матурдыр инде сездә. Сугыш беткәч, исән кайтсам, гаиләм белән киләм әле монда, “- ди шагыйрь  саубуллашканда, безнең якларга соклануын белдереп. Ни кызганыч, аңа сугыштан исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булмады… Ләкин безнең Минзәлә яклары тарихка аны канлы сугышка, батырлыкка  озаткан төбәк буларак кереп калды һәм  без моның белән чиксез горурланабыз.

Бу урында тагын бер кызыклы фактка тукталып китәргә кирәк.  Муса Җәлил турында сөйләгәндә, аның көрәштәш дусты, фашист тоткынлыгының бөтен газапларын бергә үткән, бергә яшерен оешмада көрәшкән һәм  җәзалап үтерелгән, әле сугышка кадәр үк  татар балалар язучысы булып танылган Абдулла Алиш  хакында да әйтеп китәргә кирәк. Абдулла Алиш 1927-1930 нчы елларда Казан Җир төзү техникумында  укый. Техникумны тәмамлагач, 1930 нчы елның гыйнварыннан көзенә кадәр Минзәлә кантоны җир бүлегендә мелиоратор булып эшли.  Минзәләдә эшләгән һәм яшәгән елларында ул да китапханәнең иң актив укучыларының берсе була.  Шәһәребезнең тарихи урамнары татарның әнә шундый ике батыр  улының эзләрен саклый, ә без аларны белергә, горурланырга һәм онытмаска тиеш!

1949 нчы елда Минзәлә китапханәсенә  халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелә һәм шул көннән башлап ул “Габдулла Тукай исемендәге китапханә” дип йөртелә башлый.

Узган гасырның илленче еллары безнең китапханә өчен тагын ике шәхес исеме белән бәйләнгән, алар 60-80 нче елларның танылган шагыйрәсе  - Саҗидә Сөләйманова һәм аның тормыш иптәше Әдип Маликов. 1946 - 1950 нче елларда Саҗидә Сөләйманова, Уфада Башкорт педагогия институтының тарих-филология факультетында белем алганнан соң, башта Башкортстанның Әбҗәлил районында, 1952 нче елдан 1955 нче елга кадәр  Минзәлә шәһәренең  2 нче санлы урта мәктәбендә тарих укыта.  Бу елларда  аның тормыш иптәше, танылган шагыйрь, прозаик, журналист  Әдип Маликов исә  республика газеталарының  Минзәләдәге  үзхәбәрчесе булып эшли.  Бу елларда каләмен яңа чарлый башлаган С.Сөләйманова  да, инде шул елларда ук талантлы шагыйрь булып үз исемен булдырган Әдип Маликов та  китапханәнең иң актив укучылары була.

М.З.Сарбулатова  җитәкчелек иткән елларда китапханә кадрлары үз урынында озак еллар эшләве, стабильлелеге белән аерылып тора дидек. Бу урында озак еллар халыкка мәдәни-агарту хезмәте күрсәткән, Минзәлә китапханәсе тарихына кереп калган шәхесләрнең исемнәрен зур хөрмәт белән атап китәсе килә. Менә алар: рус һәм татар абонементлары бүлеге хезмәткәрләре ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәрләре (1950-1970 нче еллар) Мария Яковлевна Русакова һәм Луиза Хакимовна Идиатуллина, методист Валентина Никитична Большакова (1944-1981 нче елларда),  уку залы мөдире  Евгения Кузьминична Гаева  (1948-1982 нче елларда) үз эшләренең остасы булалар, алар үз вазыйфаларын хәтта фәнни югарылыкта оештыралар.

Китапханәнең балалар бүлеге белән 1942 нче елдан Анастасия Георгиевна Брудинская җитәкчелек итә, ул бу урында  пенсиягә киткәнче  - 1969 нчы елга кадәр эшли. Озак еллар балалар китапханәсендә Флүдә Нуриахметовна Варламова (1956-85 еллар),  1969 нчы елдан мөдир  булган Лидия Александровна Киреева (1961-1973 нче еллар), Лениза Гавасовна Якиева (1968 – 2008 нче еллар) тырыш хезмәт куялар. Якиева Л.Г. 1985 нче елдан китапханә мөдиренең балалар белән эшләү буенча урынбасары булып эшләде, районда якташыбыз, шагыйрь Рәшит Гәрәйнең мирасын барлауда, туплауда искиткеч зур хезмәт куйды, балалар китапханәсенең бер бүлмәсендә Рәшит Гәрәй музеен булдыруда иң актив катнашкан кешеләрнең берсе булды.

1962 нче елда, районнарны берләштерү һәм үзәкләштерү сәясәте башлана,  Актаныш һәм Минзәлә районнары берләштерелә, китапханәләр  исә өч хезмәт күрсәтү  зонасына бүленә: Минзәлә, Актаныш, Пучы зоналары. Шушы рәвешле алар 1965 нче елга кадәр эшлиләр.

  1977 нче елның декабреннән китапханә эшенә реформа, ягъни үзгәрешләр  кертелә: райондагы барлык китапханәләр дә  бердәм фонды булган үзәкләштерелгән китапханә системасына берләштерелә, система үз эченә 33 филиал, үзәк китапханә һәм балалар китапханәсен ала. 1978  нче елның 1 гыйнварына  фондта  256933  китап була,  укучылар саны - 30183,  укучылар кулына 588837 китап бирелгәнлеге билгеле.

             1984 нче елда районның бер өлеше Тукай районына  бирелә. Бу елларда китапханә халык белән бик актив, тыгыз элемтәдә эшли, аеруча яшьләр белән төрле юнәлештәге  клублар оештырыла. Анда йөрүчеләрнең саны  үз чоры өчен бик зур күрсәткечне тәшкил итә. Китапханә фондына бу елларда  рус  һәм татар телендә генә түгел, чуваш, мари, башкорт, инглиз һәм француз, немец  телләрендә дә китаплар  кайтарыла, фондта  революциягә кадәр үк чыккан сирәк басмалар да туплана. Шулай ук якташ язучы һәм  шагыйрьләр бүләк иткән басмалар, бигрәк тә автографлы  китаплар тиңсез кыйммәтле бүләкләрдән санала. Якташ язучыбыз Вячеслав Максимович Шугаев үзенең һәм башка язучыларның кулимзасы белән бик күп кенә китаплар бүләк итә.

1973 – 1991 нче елларда Минзәлә үзәкләштерелгән китапханәсе белән  Фатыйма Фатыховна Гайфетдинова җитәкчелек итә, нәкъ менә шушы еллар китапханәнең иҗади яктан бик күтәрелеп киткән чорлары була. Илдә, республикада булган алдынгы тәҗрибәне уртаклашу, семинар-конференцияләр үткәрү, районның барлык мәдәни чараларында да актив катнашу, халыкка китапханә хезмәте күрсәтү, күчмә китапханәләр эшен оештыру – шул чордагы китапханә системасының һәм анда эшләүче хезмәткәрләрнең бертуктаусыз эзләнүе, үз эшләренә иҗади якын  килеп эшләүләренең нәтиҗәсе.

Бу елларда шәһәрдә китапханә өчен аерым, заман таләпләренә җавап бирерлек бина төзү мәсьәләсе инде күптән күтәрелеп килә, район җитәкчелеге югарылыгында  әлеге  сорау тагын көнүзәк мәсьәлә буларак куела. Бинаның проекты төзелә, финанс  белән тәэмин итү мәсьәләсе карала,  тик егерменче гасырның 90 нчы елларында  башланган үзгәтеп кору,  илдә барган вәзгыять аркасында, бина төзү  шул урында тукталып кала. 1991 нче елда китапханә район мәдәният йортына күчерелә, ләкин бик тиздән бинадагы  югары дымлылык  китапханәне кичекмәстән башка урынга күчерү зарурлыгын китереп куя. Озакламый, 1992 нче елда,  китапханә  почтадан бушаган, агачтан җиткерелгән, коры һәм  җылы бинага күчерелә. 1994 нче елның 1 гыйнварына Минзәлә үзәкләштерелгән китапханә системасы  фондында 392237 китап исәпләнә, китапханәнең укучылары саны 25022 гә җитә, ел дәвамында укучыларга барлыгы 525687 китап бирелгәнлеге мәгълүм.

Узган гасырның туксанынчы елларында һәм 21 нче гасырның беренче унъеллыгында  - илдәге бик авыр сәяси һәм икътисади чорда Минзәлә китапханәсендә үз эшләренә тугры булган коллектив эшли. 1991 нче елдан  үзәкләштерелгән китапханә системасына Әлфия Сәләховна Нәбиева җитәкчелек итә, шундый авыр елларда да  коллектив  халыкка зур хезмәт күрсәтә. Шул чорда китапханә коллективы хезмәткәрләре, менә алар: Нәбиева Әлфия Сәләховна, Якиева Лениза Гавасовна, Липина Марсельеза Акмалетдиновна, Латипова Илиза Флүновна, Тычкова Вера Михайловна, Бочкарёва Мария Геннадьевна, Ахметханова Римма Расимовна, Садриева Алсу Файзрахмановна, Фассахова Земфира Такиевна, Байгузина Альбина Арслановна һ.б.     

Илдә, республикада нинди үзгәрешләр барса – аларның барысы да китапханә эшчәнлегендә, анда эшләүче хезмәткәрләр язмышында чагылыш тапкан. Бер-бер артлы еллар үтеп тора, чорлар алмаша, илдә сәясәт үзгәрә, ләкин ни генә булса да, китапханә тормышы ил тормышы белән тыгыз бәйләнештә кала бирә. Дөньяның җиде могҗизасы турында барыбыз да беләбез, сигезенче могҗиза да бар,   ул  -  Китап, чөнки китап – кеше тормышының аерылгысыз  өлеше.  Чорлар күчә, илләр үзгәрә, патшалар алмашына  - тарих кала да, китап кала...

Заман үзгәрсә дә, китапханәнең төп вазыйфасы – кешеләрне белемле итү, аң-гыйлем тарату, китап хезмәте күрсәтү, якташ язучыларны барлау - гасырлардан-гасырларга мирас булып күчә, үзгәрешсез кала. Минзәлә үзәкләштерелгән китапханәсе  бүген дә үзенең әлеге изге эшен дәвам итә, ул бүген дә туган телебезне саклауда, язучы-шагыйрьләрнең иҗатын пропагандалауда,  районыбыз халкын матур әдәбият белән даими таныштырып баруда, төрле-төрле очрашулар, әдәби утырышлар үткәрүдә зур хезмәт куя. Соңгы елларда коллективта кадрлар яңарды, белемле һәм эрудицияле яшьләр килде. Без,  тарихыбызны барлап, безгә гасырлардан мирас булып күчкән традицияләрне саклап,  бүгенге җәмгыятьтә үзебезнең урынны һәм кирәклекне тоеп, алга таба эшебезне дәвам итәбез. Республиканың 100 еллык тарихында безнең дә үз урыныбыз, башкарган эшләребез, тарихка кереп калырлык  олы шәхесләребез бар.