Центральная библиотека

Яңалык

Ә.Еники - әдипләр остасы”

Иске Александровка китапхәнәсе авыл клубы белән берлектә Ә. Еники тууына 110 ел тулу уңаеннан “Ә.Еники - әдипләр остасы” дигән әдәби кичә үткәрде.

"Соңгы китап"

27 февраль көнне Югары Юшады авылы китапханəсендə татар язучысы Əмирхан Еникинең тууына 110 ел уңаеннан оештырылган "Əмирхан Еникины укыйбыз" акциясенə кушылды.

"Иң яхшыларын балаларга тәкьдим итәбез"

"Абдулла Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз" акциясенә кушылып, Әтрәкле китапханәчесе даими яңартылып торучы "Иң яхшыларын балаларга тәкьдим итәбез" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куйды.

"Без балачак илендә"

27 февральдә Кадрәк авыл китапханәсе "Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз" Республика акциясенә кушылды.

"Еникине укыйбыз"

Бүген Югары Тәкермән авыл китапханәсе татар язучысы Әмирхан Еникинең тууына багышланган "Еникине укыйбыз" дигән регионара акциягә кушылды.

"Бәхет эзләгәндә"

27 февраль көнне Бикбау авылы китапханәсендә язучы Шәриф Камалның 135 еллыгына күргәзмә ясалды, китап укучылар күргәзмә белән танышты, "Бәхет эзләгәндә" әсәре укылды.

Шәриф Камалга 135 ел

Татар әдәбияты классикасының күренекле әдипләренең берсе Шәриф Камалга 135 ел тулу уңаеннан Хуҗәмәт авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды.

"Иң яхшы китаплар сезгә, балалар!"

26 февраль көнне Тауасты Байлар авыл китапханәсе "Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз" акциясенә кушылды

"Татар әдәбиятының морзасы"

Күренекле әдип, прозаик Әмирхан Еникиның - 110 ел тулу уңаеннан, Тулбай авыл китапханәсендә "Татар әдәбиятының морзасы" китап күргәзмәсе ясалды.

“Халык күңеленә илткән юл”

Күренекле әдип – прозаик Әмирхан Еникиның - 110 еллык юбилее уңаеннан Дәвек авыл китапханәсе “Әмирхан Еникины” укыйбыз акциясенә кушылды “Халык күңеленә илткән юл” дип аталган китап күргәзмәсе ясалды.

"Еники әсәләрендә мәхәббәт бирелеше"

Наратлы Кичу авыл китапханәсендә регионара "Читаем Еники" акциясенә кушылып китап күргәзмәсе төзелде, яшьләр белән "Еники әсәләрендә мәхәббәт бирелеше" дигән әдәби дәрес үткәрелде.

Ватанны саклаучылар көне

22 февраль көнне Тулбай китапханәчесе, Урыс авыл "Карлыгач" балалар бакчасы белән бергә Ватанны саклаучылар көненә открыткалар ясадык.