“Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк”
ТАССРның 100 еллыгына багышлап “Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк” дип аталган яңа рубрика ачып җибәрәбез.
Республикабызның һәрбер почмагында да үзенең атаклы, горурланырлык шәхесләре бар. Без алар турында истәлекне киләчәк буынга мәгълүмат итеп калдырырга тиеш.
Минзәлә җирлегеннән генә күпме күренекле кеше чыккан. Алар: Василий Николаевич Гордов, Федор Сергеевич Иванов, Константин Михайлович Дружков, Рашит Гәрәй, Марс Шабаев, Гөлшат Зәйнашева, Фәнзаман Баттал, Фәннүр Сафин, Сәлисә Гәрәева, Сабир Өметбаев һәм башкалар.
Киләчәк яшь буын алар турында нәрсә белә соң? Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияте, табигате һәм көнкүреше — болар барысы да кече яшьтән үк балалар тормышының бер кисәгенә әверелә. Балаларга Россиянең танылган шәхесләре турында сөйләгәндә без үзебезнең якташларыбыз турында, бөек шагыйрьләребезнең иҗатына тукталганда, үзебезнең туган якны тасфирлаган матурлыкны күреп бетермибез.
Без узебезнең якташларыбызны, туган ягыбызны белергә һәм горурланырга,киләчәк буынны аларның үрнәгендә тәрбияләргә тиешбез.
Мәдәни мирасны туган яксыз күзаллау мөмкин түгел. Кеше күңеле өчен туган ягы кирәк. Еракка китсә, сагыныр өчен, картайса, балачагына кайтыр өчен. Туган ягы кешегә биеклеккә менү ноктасы, гүзәллек үрнәге булып хезмәт итә.
Хөрмәтле китап укучыларыбыз. Минзәлә ягына кагылган кызыклы мәгълүматка ия булсагыз, безнең белән дә уртаклашыгыз. Сездән хатлар һәм фотолар көтеп калабыз. Безнең адрес: Минзәлә шәһәре, Коммунистическая урамы, 13 йорт, электрон адрес: mcbib@mail.ru
Виталий Кузнецов (1941-2011) - 1941 елның 16 февралендә Минзәлә районы Иске Маҗын авылында дөньяга килсә дә, туу турындагы таныклыгын Яңа Мажынга күчкәч кенә алганлыктан, шул авылныкы булып санала. Әтиләре сугышка киткәндә, аңа биш ай була...
...1950 елларда Минзәләдә, Яңа Маҗын, Тамбовка, Николаевка, Русский Каран, Чулпан, Түбән һәм Югары Юшады авылларын кертеп, «Урожайный» совхозын оештыралар. Авылда пекарня эшли башлый, утыз-кырык машиналы автомобиль паркы туплана, машина-трактор станциясе ачыла. Бу - авылның сугыштан соң аягына басып, көч тупларга омтылган еллары. Минзәләдә дә халыкны көчле итеп тәрбияләү, аны хезмәткә һәм илне сакларга әзерләү максатыннан, ДОСААФ һәм физкультура-спорт оешмалары эшли, шәһәрдә генә түгел, авылларда да футбол, волейбол мәйданчыклары булдырыла, клубларга штанга, герләр, уен кирәк-яраклары кайтарыла. Бу вакытта Яңа Маҗынга урак өстендә булышырга дип, Минзәләдән авыл хуҗалыгын механизацияләштерү мәктәбендә укучы егетләр килә башлый. Яшьләр бит, аз гына буш вакытлары булдымы, туплы уй-ныйлар, көрәшәләр, бокслашалар, тимер-томыр күтәреп көч сынашалар, турник сыман нәрсә корып куялар да, шунда тартылып, күтәрелеп мәш киләләр, кичләрен клуб янындагы волейбол мәйданчыгы гөрләп тора. 13-14 яшьләр тирәсендәге көпшәк гәүдәле Виталий да гел шулар тирәсендә бөтерелә. Алардан күреп, су буендагы, ярга сыенган бәләкәй генә өйләре янына турник корып куя, ындыр табагында күргән герләрнең берсен алып кайтып, шуны күтәреп мавыга башлый.
16-17 яшьләрендә ул якын-тирәдәге авылларның Сабантуйларында көч сынаша башлый. Көрәшүнең җаен бик үк белмәсә дә, көчле булгач, үзенә каршы чыгучыларны күтәрә дә ыргыта, күтәрә дә ыргыта. Беренче зур бүләген - батырга дигән тәкәне Шуран авылы Сабантуенда ала.
1959 елнын җәе. Мөслимдә Сабантуе. Машиналарга төялеп, нефть чыккан яклардан да, күрше Башкортостаннан да көрәшчеләр килә тора… Мәйдан читенә йөк машинасы килеп туктый да, аннан берничә кеше төшә. Яшькә өлкәнрәге җыелган халыкка русча сәлам биргәннән соң, үзен Минзәләләге Шуран авылыннан Николай Кудряшов дип таныштыра. «Урыс кешесе булсам да, татар егетләренең ничек бил алышуларына сокланып карыйм. Үзем дә көрәш мәйданына чыккалыйм,» - ди ул. – «Менә көрәшергә дип бер егет алып килдем әле. Ул үзе Яңа Маҗыннан, урыс егете, алай да татарлар белән бергә үскәнгә, аларны бик хөрмәт итә, көрәшләрен дә ярата. Үзебезнең райондагы авылларда бил алышканы бар, сезнең Сабантуенда да көчен сынап карасын әле...». Егетне баштан-аяк күздән кичерәләр. Уртача буйлы, «ерш» дип йөртелгән кыска чәчле, аксыл чырайлы, өстендә юка киндер күлмәк, гади генә зәңгәрсу чалбардан, яшүсмер кыяфәтле урыс малае. Үлчәүгә бастыралар. Көрәш судьясы аны: «Заранее прелупреждаю. ты должен соблюдать правила татарской борьбы», - дип кисәтеп тә куя. Һәм шул чакта теге егет татарчалап: «Абзый кеше, бер дә борчылма, татарча кирәк икән, татарча итеп көрәшермен» - дип җавап кайтара. Аны көрәшчеләр исемлегенә «Кузнецов Виталий Яковлевич, Минзәләдән. 18 яшьтә, авырлыгы 69 килограмм...», - дип язып куялар...
...1959 елда бөтен ил Италия башкаласы Римда узачак Олимпия уеннары сулышы белән яши. Шуларга бәйләп, Татарстанда 1940 елдан бирле үткәрелми килгән татарча көрәш чемпионатын да уздырырга булалар. Анда катнашырга дип, Минзәләдә дә иң көчле көрәшчеләрдән команда туплана. Аңа Сабантуйлар батыры Виталий Кузнецов та кертелә. Көрәшнең бу төре белән башлыча авыл җирләрендә яшәүчеләр шөгыльләнгәнлектән, бу эш белән җитәкчелек итүне районның «Урожай» оешмасы рәисе Александр Макаров үз кулына ала. Кузнецовка татарча көрәштәге кайбер алымнарны өйрәтергә дип, ул Куян авылыннан көрәш тәҗрибәсе зур булган Рафаэль Бәдриевны беркетә. Бу ике егет берсе бәләкәй генә, икенчесе алыптай зур гәүдәле булсалар да, бер-берсен үз итеп шөгыль-ләнәләр. Көрәшчеләр кайвакытларда көчләрен сынап карау өчен бармак белән дә тартышалар. Кузнецов тартып җибәргәндә, Бәдриевнең бармаклары аз гына урыннарыннан суырылып чыкмый. Шуннан соң ул гомере буена үзенең малайларына: «Гомеремдә аннан да көчле кешене күрергә туры килмәде», - дип сөйли торган була...
...Бөтен илне, ярты Европаны гизгән бу көрәшченең туган якларын бик сагынып яшәве турында язган идем инде. Минзәләсен, Татарстанны ул аннары да онытып бетермәскә тырыша. Көрәшеп йөргәндә вакыты бик кысан булса да, туган якларына кайтып килүне үзенә зур бәхет дип саный...
Виталий Кузнецов казанышлары:
Татарча көрәштә:
1959 ел, Казан. Татарстан чемпионатында авыр үлчәүдә өченче;
1960 ел, Казан. Татарстан чемпионатында авыр үлчәүдә беренче;
1961 ел, Яшел Үзән. Татарстан чемпионатында авыр үлчәүдә беренче.
Грек-рим көрәшендә:
1962 ел, Куйбышев. Идел буе хәрби округы беренчелегендә беренче;
1963 ел, Рига. СССР КораллыКөчләре беренчелегендә өченче.
Ирекле көрәштә:
1963 ел, Киев. СССР Кораллы Көчләре беренчелегендә өченче.
Самбода:
1962 ел, Казан. Идел буе хәрби округы беренчелегендә беренче;
1964 ел, Мәскэү. Башкала чемпионатында авыр үлчәүдә беренче;
1968 ел, Липецк. СССР чемпионатында 87 килодан авыррак үлчәүдә беренче;
1969 ел, Дзержинск. СССР чемпионатында 100 килодан авыррак үлчәүдә өченче;
1970 ел, Коммунарск. СССР чемпионатында 100 килога кадәрле үлчәүдә өченче;
1971 ел, Мәскәү. СССР чемпионаnында 100 килодан авыррак үлчәүдә беренче;
1972 ел, Красноярск. СССР чемпионатында 100 килодан авыррак үлчәүдә икенче, Ригадагы Европа чемпионатында 100 килога кадәрле үлчәүдә беренче;
1974 ел, Каунас. СССР чемпионатында 100 килодан авыррак үлчәүдә икенче;
1975 ел, Тбилиси. СССР чемпионатында 100 килодан авыррак үлчәүдә беренче, Минскидагы дөнья чемпионатында беренче, Рыбинскидагы илнең абсолют чемпионатында беренче;
1976 ел, Барнаул. СССР чемпионатында 100 килодан авыррак үлчәүдә өченче, Дүшәмбедәге илнең абсолют чемпионатыңда беренче;
1977 ел, Караганда. СССР чемпионатында 100 килодан авыррак үлчәүдә өченче, Мәскәүдәге илнең абсолют чемпионатында беренче;
1978 ел, Ташкент. СССР чемпионатында 100 килодан авыррак үлчәүдә беренче;
1979 ел, Мәскәү. СССР чемпионатында 100 килодан авыррак үлчәүдә беренче;
1981 ел, Караганда. СССР чемпионатында 100 килодан авыррак үлчәүдә өченче;
1982 ел, Барнаул. СССР чемпио¬натында 100 килодан авыррак үлчәүдә өченче, Париждагы дөнья чемпионатында беренче, Мәскәүдәге илнең абсолют чемпионатында беренче;
1983 ел, Франциянең Лион шәһәре. Дөнья кубогына ярышта беренче, Мәскәүдәге СССР халыкларының VIII җәйге спартакиадасында 100 килодан авыррак үлчәүдә өченче, илнен абсолют чемпионатында өченче.
ДЗЮДО:
1969 ел, Австриядәге Остен шәһәре. Европа чемпионатында 93 килодан авыррак үлчәүдә өченче;
1970 ел, Тбилиси. Халыкара бәйгедә 93 килодан авыррак үлчәүдә жиңүче;
1971 ел, Италия. Адриатика кубогына халыкара бәйгедә беренче, Австриядәге Линц шәһәрендә халыкара бәйгедә беренче, Швециядәге Гетеборг шәһәрендә Европа чемпио-натында абсолют беренчелектә беренче, командалар ярышында өченче, Германиядәге Людвигсхафен каласында дөнья чемпионатында абсолют беренчелектә икенче;
1972 ел, Бельгиядәге Гаага каласында Европа чемпионатында 93 килодан авыррак үлчәүдә өченче, командалар ярышында беренче, Германиядәге Мюнхен каласында XX җәйге Олимпия уеннарында абсолют беренчелектә икенче;
1973 ел, Киев. СССР чемпионатында 93 килодан авыррак үлчәүдә дә, абсолют беренчелектә дә икенче;
1978 ел, Липецк. СССР чемпионатында 95 килодан авыррак үлчәүдә дә, абсолют беренчелектә дә икенче,
1979 ел, Бельгиянең Брюссель каласы. Европа чемпионатында 95 килодан авыррак үлчәүдә икенче, Франция башкаласы Париж. Дөнья чемпионатында абсолют беренчелектә икенче;
1980 ел, Запорожье. СССР чемпионатында 95 килодан авыррак үлчәүдә беренче урыннар.
Зур ярышлардагы чыгышларын ул 1982 елның июнендә Парижда узган дөнья чемпионатында, Испаниядәге «Зур йолдызлар турниры»нда катнашып, 41 яшьтә дә ничек көрәшергә кирәклеген күрсәтеп, Дөнья кубогына ия булып төгәлли...
Илдус Илдарханов.
ветеран-журналист
Виталий Кузнецов турындагы зур мәкаләне “Мәйдан” журналының 2020 елгы январь саннынан укырга була. (maydan.tatar, vk.com›club87140944)
Журналны Минзәлә үзәк китапханәсеннән таба аласыз, рәхим итегез!