"Картлык һәркемгә килә"
Өлкәннәр бәйрәме уңаеннан 8 октябрь көнне Бикбау авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә өлкәннәрне котлап бәйрәм кичәсе уздырылды.
Өлкәннәр бәйрәме уңаеннан 8 октябрь көнне Бикбау авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә өлкәннәрне котлап бәйрәм кичәсе уздырылды.
8 октябрь көнне Хуҗәмәт авыл китапханәсе өлкәннәр декадасын дәвам итеп өлкәннәргә өйләренә барып хезмәт курсәтте аларны китапханәгә кайткан журналлар белән таныштырды һәм тәкъдим итте
7 октябрь көнне Югары Тәкермән авыл китапханәсе балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең 70 яшьлек юбилеена багышлап "Табигатькә җан өрә белүче шагыйрь" исемле китап күргәзмәсе ясады
Якташ шагыйрь,балалар язучысы, 12 китап авторы Рәшит Бәшәргә 70 яшь тулды.
8 октябрьдә Кадрәк "Ландыш" балалар бакчасында балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең 70 яшьлек юбилеена багышланган шигырь бәйрәме уздырылды.
Әтрәкле китапханәсендә күп өлкәдә иҗат итүче,балалар өчен бик матур шигырьләре булган татар язучысы Рәшит Бәшәрнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан, "Йолдызлы күпер" исемле китап кургәзмәсе куелды.
7 нче октябрь көнне Усай авыл китапханәсендә балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәргә 70 яшь тулу уңаеннан “Җилдәй җитез үтеп киткән гомер...” исемле китап күргәзмәсе куелды һәм балаларга тәкъдим ителде.
Татар халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын алып тора.
Бүген шагыйрь, язучы, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Бәшәргә 70 яшь тула.
5 октябрь - укытучылар көне. Шул уңайдан Кадрәк авыл китапханәсендә "Укытучы - бөек исем" дип аталган күргәзмә төзелде.
5 октябрь - укытучылар көне.
4 октябрь - 2000 елдан хайваннар көне итеп билгеләп үтелә.
Өлкәннәр бәйрәме уңаеннан 4 нче октябрьдә Тат.Мөшеге мәдәният йортында китапханә белән берлектә бәйрәм кичәсе үтте. «Тормышыбыз бизәге Сез» дигән күргәзмә оештырылды.
Гөлек авылы клубында китапханә, социаль хезмәткәрләр, авыл советы белән берлектә "Гөмер көзләренә кереп барам" дигән кичә үткәрелде.
Гөлек авылы китапханәчесе өлкәннәр көне уңаеннан гөмерен китапханә хезмәтенә багышлап лаеклы ялга киткән Мусина Мөзәянә апаны бәйрәм белән котлап кечкенә генә бүләк тапшырдым.
3 нче октябрь көнне Иске Александровка авыл китапханәсе "Өлкәннәр көне" уңаеннан китапханәдә иң күп китап укучы өлкәннәр белән очрашу үткәрде.
3 октябрь көнне, өлкәннәр көне уңаеннан Наратлы Кичү авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә "Яшәгез сез көлеп кенә, дөньядан ямь табып кына" дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрде.
Бүген 3 октябрь көнне Югары Тәкермән авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең лаеклы ялдагы хезмәттәшләре Сагидуллина Хәкимә Фатих кызын, Шакирҗанова Гүзәлия Әзһәр кызын һәм Гильметдинова Вәсилә Барый кызын "Өлкәннәр көне" белән котлап, аларның өйләрендә булдылар, хәлләрен белештеләр.
1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, бүген Усай авыл китапханәсендә “Картлыкны да шатлык итик без!” исемле китап һәм журналлар күргәзмәсе куелды, аңа күзәтү оештырылды.
Өлкәннәр көне уңаеннан Бикбау авылы китапханәчесе Нуруллина А. 35 ел гомерен китапханәгә багышлап лаеклы ялга киткән Шакирова Нәзифә апаны бәйрәм белән котлап кайтты, кечкенә генә булсада истәлек бүләге тапшырды.