Центральная библиотека

Яңалык

"Табигать безнең дустыбыз"

19 октябрьдә Кадрәк авыл китапханәчесе Җәмәк башлангыч сыйныф укучыларына "Табигать безнең дустыбыз" дигән экологик дәрес уздырды.

Культпоход

Тупач авылы китапхәнәсе М.Кәримнең әсәрләрен яратучылар өчен культпоход оештырды.

"Кешене хезмәт бизи"

2019 ел Татарстанда Һөнәрчеләр елы дип игълан ителү уңаеннан Дәвек авылы китапханәсендә китапханәче Сахабутдинова Г. Х. "Кешене хезмәт бизи" дип исемләнгән очрашу үткәрде.

"Татарча диктант"

Бүген Тауасты Байлар авыл китапханәсе "Татарча диктант" Бөтендөнья акциясенә бик теләп кушылды.

"Мы за безопасный интернет"

17 октябрьдә Кадрәк авыл китапханәчесе Җәмәк башлангыч мәктәбендә "Мы за безопасный интернет" дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.

"Без көз турында укыйбыз"

17 октябрьдә Кадрәк авыл китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Җәмәк "Салават күпере" балалар бакчасында булдылар.

"Гомере аның моңлы бер җыр иде"

Әтрәкле китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре катнашында, "Сердәш" клубы белән Сара Садыйкованың якты истәлеге хөрмәтенә, чара уткәрде. "Гомере аның моңлы бер җыр иде" дигән китап кургәзмәсе куелды.

"Бала һәм әйләнә тирә дөнья"

16 октябрь көнне Дәвек авылы китапханәчесе Сахабутдинова Г. Х. Ләйсән балалар бакчасы тәрбиячесе Аскарова Ф. С. белән берлектә "Бала һәм әйләнә тирә дөнья" дип исемләнгән әдәби утырыш үткәрдек.

"Без хәтерле халык"

15 октябрь - хәтер көне. Шул уңайдан Кадрәк авыл китапханәсендә "Без хәтерле халык" дип аталган күргәзмә төзелде.

"Илхам" әдәби берләшмәсе

Бүген Тауасты Байлар авыл китапханәсендә "Илхам" әдәби берләшмәсенең чираттагы утырышы булды.

"Мостай Кәрим - онытылмас шәхес"

14 октябрь көнне Бикбау авылы китапханәсендә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга карата поэзия сәгате үтте.

"Минем китапханәдә иң борыңгы китап"

11 октябрь көнне Дәвек авылы китапханәчесе Сахабутдинова Г. Х. "Минем китапханәдә иң борыңгы китап" акциясендә катнашкан Имаевлар гаиләсенә рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

«Минем китапханәдә иң борынгы китап»

Тат.Мөшеге авыл китапханәчесе Сафина М. 12 нче октябрь көнне «Минем китапханәдә иң борынгы китап» акциясендә катнашкан Ханова Зөлфирә апага рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

"Сезнең өчен яшим җан атып..."

8 октябрь көнне Яңа Мәлкән авыл китапханәсе балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең 70 яшьлек юбилеена багышлап "Сезнең өчен яшим җан атып..." исемле китап күргәзмәсе ясады, укучыларны язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды