Центральная библиотека

Яңалык

"Онытылмас еллар"

25 январь көнне Бикбау мәдәният йортында Ленинград камалышына багышланган хәтер сәгате үтте.

"Татарстан яшьләре"

Яңа Мәлкән авыл китапханәсендә "Татарстан яшьләре" газетасының чыгарыла башлавына 100 ел тулуга багышланган күргәзмә ясалды.

"Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре"

24 январь көнне Бикбау авылы китапханәсендә күренекле шагыйрь, "Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә лаек булган хөрмәтле авылдашыбыз мәрхүм Азат Мәрдәнне искә алу кичәсе үткәрелде.

"Мин яратам сине, Татарстан"

24 январь көнне Югары Тәкермән авыл китапханәсе һәм мәктәп коллективы 5-9 сыйныф укучылары белән "Мин яратам сине, Татарстан" дигән сыйныф сәгате уздырдылар, презентация карадылар.

"ТАССР -100 ел"

23 январь көнне Югары Юшады авыл китапханəсендə "ТАССР -100 ел"лыгына багышланган китап күргəзмəсе эшлəнде.

"Татарстан-уртак йортыбыз"

23 январь көнне Югары Тәкермән авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучыларына "Татарстан-уртак йортыбыз" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, республикабызның үткәне һәм хәзергесе белән таныштырды.

"ТАССРның 100 еллыгы"

22 январь көнне авыл китапханәсе һәм клубы хезмәткәрләре Калморза авыл клубында Минзәлә шәһәренең "Ак калфак" оешмасын кунакка алдылар

,,Ханым серләре"

22 январь көнне, һәр ел саен үткәрелеп килә торган традициябезгә тугры калып, Хуҗәмәт китапханәсе каршында оештырылган ,,Ханым серләре" клубы кызлары, культура йорты белән берлектә, Минзәлә картлар йортына бардык.

Китап кургәзмәсе

22 январьдә Кадрәк мәдәният йортында Кадрәк авыл җирлеге җыены булды.

"Каләмле каһарманнар"

Бөек Жиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бүген Тауасты Байлар авыл китапханәсе балалар бакчасы белән берлектә "Каләмле каһарманнар" дигән батырлык дәресе үткәрде

Китап күргәзмәсе

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ясалган күргәзмәне баетып торабыз.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Тат.Мөшеге авыл китапханәсендә эшләп килүче күчмә китапханә үзенең эшен дәвам итә.

"Аларның тормышы - романнар язарлык"

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 25 гыйнвар көнне Аю авыл китапханәсе "Аларның тормышы - романнар язарлык", дигән акция, тыл ветераннары белән өйләрдә очрашулар башлап җибәрде.

Әңгәмә

ТАССРның оешуына 100 ел кысаларында 21 январь көнне Куян авыл китапханәсендә “Татарстан яшьләре" татар иҗтимагый - сәяси газетасы чыгарыла башлауына 100 ел тулуга багышланган әңгәмә үтте.

"Мавыктыргыч Казан"

20 гыйнвар көнне Аю авыл китапханәчесе Ахметзянова В.В. "Миләшкәй" балалар бакчасы балалары белән китап битләре буенча "Мавыктыргыч Казан" дигән сәяхәт үткәрде, башкаланың күренекле урыннары турында сөйләде.