14 февраль 2020
ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан 13 февраль көнне Бикбау авылы китапханәсендә республика тарихында тирән эз калдырган, төбәгебезнең чәчәк атуы өчен күп көч куйган шәхесебез-татар халкының мәшһүр улы, Татарстанның һәм Русиянең халык, РСФСРның атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Илһам ага Шакировны искә алу кичәсе уздырылды.
13 февраль 2020
12 февральдә Кадрәк мәдәният йортында "Әфганстан - йөрәк ярам" дигән очрашу уздырылды.
13 февраль 2020
12 февраль көнне Гөлек авылы клубында китапханә белән берлектә "Сугыш урлаган балачак" исемле кичә уздырылды.
13 февраль 2020
Күренекле язучы, галим, мәгьрифәтче Каюм Насыйриның туган көне уңаеннан, галимнең тормыш юлын,иҗатын өйрәнү максатыннан чыгып Тат.Мөшеге авыл китапханәчесе 12 нче февраль көнне Тат.Мөшеге урта мәктәбенең 3,4 нче сыйныф укучылары белән очрашты.
13 февраль 2020
12 нче февраль көнне Бикбау авылы китапханәсендә музей проектын эшләү буенча Ринат Галиев, әфган ветераны Азат Ахметханов һәм авыл җирлеге башлыгы Люзия Назиповналар катнашында киңәшмә узды.
13 февраль 2020
12 февраль көнне Бикбау авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре катнашында "Сәламәтлек - зур байлык" исеме астында чаңгы шуу буеча сәламәтлек көне узды, күргәзмә куелды, әңгәмә ясалды.
12 февраль 2020
12 февраль көнне Тулбай авыл китапханәчесе Билалова И укучылар, балалар бакчасы белән бергә А.С.Пушкинны искә алу көннәре уңаеннан әңгәмә оештырды.
12 февраль 2020
12 февраль көнне Куян авылы китапханәсендә Сәгыйть Рәмиевка 140 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе ясалды
12 февраль 2020
12 февральдә Кадрәк авыл китапханәсенә Кадрәк авыл "Ландыш" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде.
12 февраль 2020
11 февральдə Югары Юшады авыл китапханəсендə Муса Жəлил ижатына багышланган "Ул гомергə исəн күңелдə" дип аталган китап күргəзмəсе төзелде.
12 февраль 2020
Күренекле галим, язучы һәм татар халкының мәгьрифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 195 ел. Аның иң зур хезмәтләренең берсе - тел белеме өлкәсендәге хезмәтләре.
12 февраль 2020
11 нче февраль көнне Усай авыл китапханәсендә китап укучылар белән, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалау максатыннан, коронавирус авыруы билгеләре, авыруны йоктырудан саклану, ә инде авырып киткән очракта якыннарны ничек саклап калу турында әңгәмә уздырылды, күргәзмә оештырылды.
12 февраль 2020
11 февраль көнне Югары Тәкермән авыл китапханәсе күчмә китапханәдә китап бирде һәм әзерлек сыйныфына йөрүче балалар белән китап һәм китапханә җурында әңгәмә үткәрде
11 февраль 2020
Әтрәкле китапханәсендә, илебез тарихында зур урын алып торган Әфган сугышы темасын яктырткан, шул сугыш яралары белән тормышлары бәйләнгән ветеран-солдатларыбыз турында язылган китаплардан кургәзмә тәкъдим ителде.
11 февраль 2020
10 февральдә Кадрәк авыл китапханәчесе "Имин интернет атналыгына" багышланган "Интернет һәм минем сәламәтлек" дигән әңгәмә уздырды.
11 февраль 2020
10 февраль көнне Аю авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә, Афганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару көненә багышлап "Күңелгә уелган яралар" исемле информация сәгате үткәрде, презентация күрсәтелде.
11 февраль 2020
Татар халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын алып тора.
10 февраль 2020
8 февраль көнне Югары Юшады авыл китапханəсендə татар халкының бөек шагыйре Муса Жəлилгə багышланган "Ул гомергə исəн күңелдə" дип аталган чара үтте.
09 февраль 2020
9 февраль көнне Бикбау авылы китапханәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кабул ителүгә карата балалар белән "Республикам минем" дип аталган танып-белү сәгате үткәрелде.
09 февраль 2020
Имин интернет атналыгына багышлап 7 февраль көнне Югары Юшады авыл китапханəсендə "Мы-за безопасный интернет" дип аталган əңгəмə үткəрелде.