«Без Җиңү көнен каршылыйбыз»

      7 нче майда А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең  татар әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан «Без Җиңү көнен каршылыйбыз» дип аталган тарихи сәгать уздырды. Әлеге чарада китапханәчеләр Бөек Ватан сугышы турында, җиңүнең нинди авырлыклар һәм югалтулар аша килүе хакында сөйләде. “Батырлыкка ихтирам!” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Күргәзмәдә китапханә фондында булган, сугыш темасын чагылдырган тарихи китаплар тәкъдим ителде.