ҮКС турында

     “Алабуга муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” Муниципаль бюджет учреждениесе (аннан соң АМР ҮКС МБУ) 26 китапханәне берләштерә: Үзәк, Үзәк балалар китапханәсе, 4 шәһәр, 20 авыл китапханәләре.

 МБУ “ҮКС” кергән китапханәләрнең тарихы бик бай һәм кызыклы.

 Үзәк китапханә 1896 нчы елның 4 нче февралендә Шәһәр Думасы карары буенча, Алабуга шәһәрендәге А. С. Пушкин исемен йөрткән беренче җәмәгатъ китапханәсе. Алабуга земствосы һәм шәхси кешеләр, ярдәм йөзеннән, китапханә ачылу вакытына 1244 данә китап бүләк иткәннәр. 19 нчы гасырда 9 авыл китапханәсе Павленков китапханәләре буларак ачылган (Илмәт, Морт, Алабуга, Анзирка, Покровка, Колтыман һәм башкалар).

 МБУ “ҮКС” китапханәләре, яңа экономика һәм технология шартларында, бер гасыр дәвамында җыелган, оештырылган барлык әһәмиятле, кыйммәтле йолаларны югалтмыйча, актив рәвештә алдынгы китапханә технологияләрен кертеп, үзләренең файдаланучыларына хезмәт күрсәтү мөмкинлекләрен киңәйтәләр.

 Бүгенге көндә МБУ “ҮКС” китапханәләре 84,7 мең халык яшәгән шәһәр һәм район өчен мәгълүмат һәм мәдәният учрежденияләре.

 Көндәлек эштә китапханәләр мәдәният учрежденияләре өчен алдынгы китапханә менеджменты, стратегик планнаштыру, фандрайзинг алымнары кулланалар.

 Китапханәләр үзләренең эшенә хәзерге заман мәгълүмат технологияләрен киң кертәләр.

 Компьютер паркы 84 берәмлектән тора, шул санда: 10 ноутбук, китапханәләрнең электрон каталогына чыгу чарасы булган мәгълүмат терминалы, 24 берәмлек күчермә – күбәйткеч техникасы, факс, интерактив такта, мультимедиа проекторы, телевизорлар. Китапханәләрдә интернет мөмкинлекләрен киң кулланалар һәм хезмәт күрсәтү төрләрен өзлексез яңарталар.

 Китапханәләрнең нигезе – аның мәгълүмат мөмкинлекләре. 2015 нче елның 1 нче январь аена эчтәлеге һәм басманың төре буенча универсаль китап фонды, 369 474 фонд саклау берәмлеген тәшкил итә. 2002 нче елдан МБУ “ҮКС” китапханәләре “Татарстан Республикасы җыелма электрон китапханә каталогы” проектында катнашучылар.

 “РУСЛАН” платформасының Локаль каталог һәм Вакытлы матбугат базасында үзебезнең барлыгы 110 мең язма тупланган. 

 “Татарстан Республикасы җыелма электрон китапханә каталогы” проектында катнашучы китапханәләр өчен уңайлы мәгълүмат алышу максатыннан, видео-конференция тәртибендә эшләү өчен Lync программасы урнаштырылган, бу һәрвакыт барлык хезмәткәрләр белән элемтәдә булырга, видео-конференция тәртибендә аралашырга мөмкинлек бирә, Skype программасы еракта булган файдаланучыларга хезмәт күрсәтергә булыша.

 2013 нче елның октябрь аенда яңа электрон мөмкинлекләр “Ярдәм порталын” тәкъдир иткәннән соң, МБУ Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының хезмәткәрләре белән http:/help.Kitap.tatar.ru электрон мөмкинлекләрдән киң кулланабыз, белгечләр белән килеп чыккан сорауларның чишелешен табабыз, методик һәм хокук – нормалары документлары белән файдаланабыз, рөхсәтнәмәләре булган программа  нәтиҗәләрен яздырабыз.

 Бүген МБУ “ҮКС” китапханәләре документларны саклап калуны тәэмин итү һәм куллану урыны гына түгел, ә күпбурычлы үзәк, монда электрон хезмәт күрсәтү, Рәсәй Федерациясе, Татарстан Республикасы хөкүмәтләренең интернет – кабул итү бүлекләренә чыгарга мөмкин, Интернет аша тиз арада мәгълүмат алу, “Татарстан Республикасы җыелма электрон китапханә каталогы” аша китап табарга һәм заказ бирергә мөмкинлекләр бар, барлык китапхәнәләрдә кызыксындыру клублары эшли, һәрбер китапханә хезмәткәре максатлы автор программасы буенча хезмәт күрсәтә.

 МБУ “ҮКС” китапханәләре төрле финанслау чыганакларыннан грант ярдәме алган әһәмиятле социаль– мәдәни проектларда актив катнашалар.

 Татарстан Республикасының чираттагы хөкүмәт грантлары Үзәк китапханә нигезендә гамәлгә ашырылды:

2007 нче ел – БМУ “МИЗ Алабуга“– чиксез хезмәттәшлек” проекты булдыру;

2010 нчы ел – “Вакытларны бәйләүче җеп” китап музее  булдыру проекты;

2014 нчы ел – Балалар өчен уку залы “Китапханә – бала багучы”: мөмкинлекләре чикләнгән балаларга “Skype” программасы аша китап уку проекты.

ОАО “РИТЭК” белән ЛУКОЙЛ” хәйрия фонды оештырган социаль һәм мәдәни конкурс проекты:

2013 нче ел – “Киртәләрсез китапханә: сукыр һәм начар күрүче файдаланучылар” өчен проект.

 “Муниципаль ведомоствоара авыр тормыш шартларында яшәүче гаиләләрне һәм балаларны реабилитацияләүнең программасында” катнашып, Үзәк балалар китапханәсе “Шәһәребез – бер гаилә” проекты кысаларында җирле бюджеттан финанс ярдәме алды.

 2011 нче елда Костенеево авыл китапханәсе “Иҗат итү” хәйрия фонды грантына лаек булды.

 Китапханәләр үзләренең эшләрен шәһәр һәм авыл халкының ихтыяҗына юнәлтеп хәл итәләр, иҗтимагый институт буларак, районыбыздагы иҗтимагый әһәмиятле булган мәсьәләләр белән шөгыльләнәләр, мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне реабилитацияләүдә турыдан – туры ярдәм күрсәтүдә булышалар. Бөтен иҗтимагый заказ җыелмасын үтәп җәмгыять тормышында катнашалар,китап укуны активлаштыру өчен мәгърифәт эше алып баралар. Китапханә үзенең эшен туктаусыз мониторинг, халыкның китапханәгә һәм мәгълүматкә ихтыяҗын, гражданнарның теләкләрен исәпкә алып, җирле гореф – гадәтләргә нигезләп оештыра.