Безнең казанышлар

 2014 ел

    2014 нче елда МБУ “ҮКС” китапханәләрендә төп юнәлешләр буенча эш бик уңышлы алып барылды. Үткәрелгән чаралар Рәсәйдә, Татарстан Республикасында Мәдәният елына һәм киләсе елда зурлап бәйрәм ителәчәк Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 еллыкка багышланды.

МБУ “ҮКС” проект эшчәнлеге өлкәсендә дә зур уңышларга иреште. 2014 нче елда эш Үзәк китапханә 2013 нче елда откан  Грантларның ике проекты буенча алып барылды.

– “Киртәләрсез китапхәнә” (ХМҮ мәгълүмәти – хокук ресурслары күз күрүе чикләнгән кешеләргә хезмәттә), РИТЭК белән ЛУКОЙЛ хәйрия фонды оештырган социаль һәм мәдәни бәйге проекты;

– Татарстан Республикасы хөкүмәтенең иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография учрежденияләренә ярдәм итү Грантын алу өчен  “Китапханә эше” номинациясендә “Балалар өчен уку залы “Китапханә бала багучы” (мөмкинлекләре чикләнгән балаларга  СКАЙП аша китап уку)  проекты

Балаларга хезмәт күрсәтүче барлык китапханәләр Республикабызның “Беренче сыйныфта укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни-белем проектын гамәлгә ашыру эшенә керештеләр.

Рәсәй, республикабыз, региональ бәйгеләрдә уңышлы катнашулары МБУ “ҮКС” хезмәткәрләренең югары һөнәри осталыгын раслый.

  • Иске Юраш авыл китапханәсе – № 19 филиалы мөдире Ахмадишина Рәвилә Фоат кызы авыл җирлегендә урнашкан һәм аларның хезмәткәрләрен акчалата бүләкләү бәйгесенең “Татарстан Республикасының авыл җирлегендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениясе” номинациясендә җиңеп чыкты;
  • Мәгълүмати – библиография бүлеге мөдире  Мухсинова Валетина Александр кызы Татарстан Республикасының мәдәният, сәнгать,кинематография өлкәләрендәге иң яхшы хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтү Грантының “Профессионал” номинациясендә җиңеп чыкты;
  • Костенеева авыл китапханәсе  №11филиалы әйдәп баручы китапханәчесе 2 нче Бөтенрәсәй “Ел китапханәчесе – 2014” бәйгесендә катнашып финалга үтте;
  • Үзәк балалар китапханәсе Республикабыз оештырган “Якташ язучыларыбыз исеме белән туган җиребезне данлыйбыз” электрон тәкъдир итү бәйгесендә катнашты. Бәйгегә Үзәк балалар китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Чураева З. Н. “Барыбыз өчен дә иҗат итте, әмма күбрәк балалар өчен” электрон презентациясен тәкъдим итте. Тәкъдир итү язучы якташыбыз С. Т. Романовский  иҗатын яктыртты;
  • Үзәк балалар китапханәсенең актив китап укучылары Ульяновск өлкәсенең сәнгать һәм мәдәният политикасы министрлыгы, С. Т. Аксаков исемен йөртүче балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе оештырган 8 нче регионара иҗади “Минем Рәсәй” электрон тәкъдир итү бәйгесенең “Шәҗәрәләр хроникасы: Гаилә һәм мин” номинациясендә катнашты. Бәйгегә шәһәребезнең 2 нче мәктәбенең 4 “б” сыйныф укучысы Нурмухаметова Янаның иҗади эше җибәрелде. Аңа бәйгедә катнашыу өчен Үзәк балалар китапханәсенең уку залында тантаналы шартларда кыйммәтле бүләк тапшырылды;
  • Мәгълүмати – библиография бүлеге мөдире Мухсинова Валентина Александр кызы Халыкара “ТАЛАНТИКО” интернет-бәйгедә катнашып 1 нче дәрәҗә диплом алды;
  • Рәсәйдә Мәдәният елы уңаеннан ГАУК МО “Мәскәү өлкәсенең Н. К. Крупская исемен йөрткән дәүләт китапханәсе” оештырган “Рәсәй мәдәнияте:тарих һәм хәзерге чор” регионара бәйгедә катнашып, мәглүмати-библиография бүлеге мөдире Мухсинова Валентина Александр кызы, 2 нче урын өчен Сертификатка лаек булды;
  • Татар Дөм-Дөм авылы китапханәсе – №21 филиалы китапханәчесе Ибниева Венера Зиннур кызына Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде;
  • Үзәк китапханәнең баш китапханәчесе Яруллина Лилия Никанор кызы Алабуга муниципаль районы идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде;
  • Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты гамәлгә куйган “Иң яхшы китапханә” бәйгесе бүләгенә Иске Юраш авыл китапханәсе –  №19 филиалы  лаек булды;
  • Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты гамәлгә куйган ”МБУ “ҮКС” иң яхшы хезмәткәре” бәйгесе бүләгенә Бехтерево авылы китапханәсе – №26 филиалы әйдәп баручы китапханәчесе Старостина Л. А. лаек булды;
  • МБУ “ҮКС” китапханәчеләрнең “Китапханәнең визит карточкасы” иң яхшы электрон тәкъдир итү һөнәри осталыгы бәйгесендә җиңүчеләр:
  • “Слайд-шоу” номинациясендә:
  • I нче урын – Шәһәр китапханәсе – №6 филиалы һәм Олы Шүрнәк авыл китапханәсе – №9 филиалы;
  • II нче урын  Үзәк балалар китапханәсе, Армалы авыл китапханәсе – №25 филиалы, Хлыстово авыл китапханәсе – №19 филиалы;
  • III нче урын  Үзәк китапханә, Бехтерево авыл китапханәсе – №26 филиалы, Иске Юраш авыл китапханәсе – №19 филиалы
    • “Видео – тәкъдир итү номинациясендә:
    • I нче урын – Үзәк китапханәнең мәгълүмати – библиография бүлеге һәм Яшьләр китапханәсе;
    • II нче урын – Балалар китапханәсе – филиал №3 һәм Костенеева авыл китапханәсе – №11 филиалы;
    • III нче урын – Гари авыл китапханәсе – №28 филиалы;
    • Татар Дөм – Дөм авыл китапханәсе – №21 филиалы бәйгенең Гран-при бүләгенә лаек булды.
                                                   
                                                  
 
                                 
                                

2015 год