Әдәбият елы

2015 нче ел – Әдәбият елы

      2015 нче ел рәсми рәвештә – Әдәбият елы итеп игълан ителде. Рәсәй Федерациясе президенты В. В. Путин 2014 нче елның 12 нче июнендә Әдәбият елы үткәрү турындагы указга кул куйды.

Әдәбият елы уңаеннан Рәсәйдә бик күп санлы чаралар үткәреләчәк: әдәби конкурслар һәм ярышлар, хәзерге чор яшь язучыларның һәм танылган замандашларыбызның чыгышлары, күп кенә язучыларның әсәрләренең тулы җыелмаларын бастырып чыгарырга планлаштыралар.

Алабуга муниципаль районының “Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениясе китапханәләрендә Әдәбият елы уңаеннан түбәндәге чаралар планга кертелгән һәм үткәрелә: китаплар буеча фикер алышу, яңа килгән китапларга күзәтү һәм күргәзмәләр тәкъдим итү, буктрейлерлар һәм слайд-шоулар күрсәтү, викториналар, конкурслар, әдәби ункөнлекләр һәм атналар, шигырь сәгатьләре, язучылар белән очрашулар, әдәби-музыкаль кичәләр, флешмоблар һәм акцияләр.

“Алабуга яңалыклары” каналында “Каләм белән язганны..” телевизион проекты эшли. Яшьләр китапханәсе мөдире Щепенко Л. В шушы проект кысаларында “Китап киштәсе” даими рубрикасында телевизор караучылар игътибарына  киң эчтәлеклекле, иң кызыклы, иң кирәкле  китапларны тәкъдим итә. Телевизион тапшыруга материалларны әзерләүдә Үзәк китапханә хезмәткәрләре дә ярдәм күрсәтә.

Ел башында МБУ ҮКС Үзәк китапханәсендә язучылар һәм шагыйрьләр очрашу өчен, китаплар буенча фикер алышу өчен тантаналы рәвештә “Әдәби кунакханә” ачылды. “Әдәби кунакханәнең” беренче кунагы берничә китап авторы, җырлар иҗат итүче, алабугалы Александра Дружинина булды. Александра гитарада уйнап үзенең җырларын башкарды, иҗади планнары белән уртаклашты, кичәгә килгән  китап укучыларның сорауларына җавап бирде.

                                 

Үзәк балалар китапханәсенең китап укучылары өчен ”Балалар китабы атналыгы” кысаларында оештырылган әдәби кичәдә Яр Чаллы шагыйрәсе Вера Хамидуллина чыгыш ясады.

                                 

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукйның туган көне уңаеннан игълан ителгән татар әдәбияты ункөнлегенә Үзәк китапханәгә кунакка “Безнең мирас” журналының хезмәткәрләре – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзәләре Марат Закир белән Рәдиф Сәгъди килде. Иҗади очрашу барышында журналның баш мөхәррире урынбасары Марат Закир Үзәк китапханәнең уку залына җыелган китап сөючеләрне журнал белән таныштырды, татар халкының тарихи, мәдәни, әдәби мирасын саклауның әһәмиятлелеген ассызыклады. Танылган прозаик, драматург, публицист Рәдиф Сәгъди үзенең шигырьләрен укыды, иҗатына кагылышлы сорауларга җавап бирде.

                                 

Татар әдәбияте ункөнлеге вакытында Үзәк китапханәнең уку залында Шүрәле әкияте образлары күргәзмәсе эшләде. Рәссамчылар бу образларны ике метрлы агач такталарда башкарганнар. Алабуга Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей тыюлыгы тәкъдим иткән бу эшләр балаларның һәм олы яшьтәгеләрнең игътибарын җәлеп итте. Күргәзмә янында әдәби чаралар, китапларга күзәтү һәм экскурсияләр уздырылды.

Әдәбият елының үзәк вакыйгасы “Библиоэңгер” – 2015” акциясе. 24 нче апрельдә Үзәк китапханә Бөтенрәсәй "Библиотөн” – 2015” акциясендә катнашты. Акция 18.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итте.

Китапханә Алабугада яшәүчеләрне һәм шәһәребезнең кунакларын кызыклы әдәби сәяхәткә чакырды. ”Библиоэңгер” – 2015” чараларының уртак темасы “Көндәлекне ач  шул вакытка өлгер”. Без бу акция аша китапханәдә вакытны файдалы итеп үткәрергә, шәһәребезнең танылган кешеләре белән очрашырга, конкурсларда, викториналарда һәм башка бик күп төрле чараларда катнашырга мөмкин булганын күрсәтә алдык. 

                                 

24 майдан 6 нчы июнгә кадәр оештырылган “Урыс теле һәм әдәбияты” көннәрендә шәһәр һәм район китапханәләрендә кызыклы вакыйгалар, акцияләр үтте.Үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәребездә яшәүчеләрне “Василий Теркин әсәрен укыйбыз” бөтеншәһәр акциясендә катнашырга чакырды. Акция туризм белән бәйле булган кечкенә шәһәрләр Ассоциясенең “Провинциядә классик әсәрләрне укыйбыз” проектының бер өлеше, монда Азов, Дмитрова, Кунгур, Мышкин, Суздаль, Углич, Соликамск, Югорск һәм башка кечкенә шәһәрләрдә яшәүчеләр катнашты.  

1 нче июндә Үзәк китапханәнең болдырына микрофон урнаштырылган иде. Алабугалылар сәгать 11 дән non–stop режимында А.Т. Твардовскиның “Василий Теркин” поэмасын укыдылар. Динамиктан яңгыраган “сугышчы турындагы китап” юллары Казан исемендәге урамнан үтеп баручыларның игътибарын җәлеп итте. Акция  шәһәребездә яшәүчеләр, килгән кунаклар арасында уңай яңгыраш тапты.

                                  

Китапханәләр шәһәр һәм авыл җирндә яшәүчеләр өчен китап һәм укуга багышланган конкурслар оештыралар: “Классик әсәрләне тагын бер кат укыйбыз” (Үзәк китапханә), “Гаиләбезнең иң яраткан китабы” (Иске Куклюк авыл китапханәсе), Минем яраткан китабым” (Танайка авыл китапханәсе); фото-конкурслар “Уку белән мавыккан чак..” (Яшьләр китапханәсе), “Яраткан китабым белән минем портретым” (Бехтерево авыл китапханәсе) һәм башкалар. Конкурсларда җиңүчеләргә дипломнар һәм  кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.


↑ ӨСКӘ