«Язлар белән безгә Тукай килә»

26 апрельдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең Пушкин залында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган «Тукай белән безгә язлар килә» дигән әдәби кичә узды. 

Китапханәчеләр шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты хакында сөйләделәр. Алабуга медицина көллияте студентлары Тукайның “Милли моңнар”, “Туган тел”, “Туган авыл”, “Ана догасы” шигырьләрен аудиоязмадан тыңладылар, “Г.Тукай – шигъриятебез кояшы” исемле бай эчтәлекле китап күргәзмәсе белән таныштылар.   

Әдәби кичәнең икенче өлешендә студентлар шагыйрьгә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Иң актив катнашучыларга “Рухият” нәшриятыннан китаплар бүләк ителде.