"Шумбрат, Мордовия!"

 Май - Алабуга үзәкләштерелгән китапханәләр системасында мордва китабы айлыгы. Шул уңайдан китапханәчеләр "Шумбрат, Мордовия!"  дип аталган бай эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә мордва халкының тарихы, мәдәнияты,  әдәбияты турында китаплар, сүзлекләр урын алды. Әлеге күргәзмә ай буе эшлиячәк.