“Татар китабы. Татарская книга”
Алабуга Үзәк китапханәсе фойесында татар әдәбияты айлыгы уңаеннан “Татар китабы. Татарская книга” дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Анда төзүче-авторлар Раиф Мәрданов һәм Ирек Һадиев бастырып чыгарган альбомның иң әһәмиятле битләре урын алды.
Бу альбомда Урта гасырлардан алып хәзергәчә таралыш алган әдәби-нәфис, фәнни, дини-иҗтимагый эчтәлектәге һәм төрле тармакларга караган татар китапларының аерым үрнәкләре тупланды. Кереш мәкаләдә татар китабының бай һәм катлаулы тарихы турында киңкырлы мәгълүмат бирелде.