Татар "Әлифба"сы: үткәне һәм бүгенгесе

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китап укучыларга "Татар "Әлифба"сы: үткәне һәм бүгенгесе" дип аталган китап тәкъдим итә. Әлеге басмада XIX гасыр азагы - XX гасыр башында Казан губернасы, совет чоры, советлардан соңгы чор Татарстанда гамәлдә булган әлифба китапларының тарихы, үсеше чагылдырыла. Шулай ук XXI гасыр башында Татарстанда рус һәм татар телендә сөйләшүче балалар өчен яңа төр дәреслекләр эшли башлау чоры да күрсәтелә. Китап матур бизәкле рәсемнәр белән тулыландырылган. Басма белән кызыксынучы укучыларны китапханәдә көтеп калабыз