Татарча-русча-марича сөйләүлек

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге "Мари айлыгы" кысаларында "Татарча-русча-марича сөйләүлек" тәкъдим итә. Әлеге сөйләүлек Татарстан Республикасында компактлы янәшә яшәүче милләтләрнең телләрен өйрәнүне, үстерүне һәм саклауны, шулай ук республиканың кайбер төбәкләрендә күзәтелгән күптеллелекне пропагандалауны бурыч итеп куя. Сөйләүлек Идел буе халыкларының телләрен чагыштырып өйрәнүчеләр өчен дә тикшерү материалы хезмәтен ала. 

Төп максаты - тәкъдим ителгән актив кулланыштагы лексикадан файдаланып, бирелгән ситуациягә мөнәсәбәттә милли телдә фикер алышу, әңгәмәдәшеңнең сорауларына җавап бирү, әзер сөйләм үрнәкләре белән тәэмин итү, көндәлек аралашуга кара-каршы сөйләм күнекмәләрен булдыру, ягъни тел материалларында иркен ориентлашырга ярдәм итү.