"Мари Илендә кунакта"

   Алабуга үзәкләштерелгән китапханәләр системасында март ае - мари әдәбияты айлыгы дип игълан ителде.  Шул уңайдан татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә "Мари Илендә кунакта" дигән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә сез мари халкының тарихы, мәдәнияты, әдәбияты белән таныша аласыз.