Башкорт әдәбияты

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге башкорт язучыларының китаплары белән таныштыруын дәвам итә. Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә башкорт шагыйрьләре Кайсын Кулиевның "Яралы таш", Бәхтейәр Хәлитовның "Ага изел-Агизел" шигырь китапларын табарга була. Башкортстанның авылларына, аның табигатенә багышланган шигырьләрне Буранбай Искужин, Әксән Хәлилов, Фәрит Әхмәтов җыентыгыннан таба аласыз. Илдус Тимерхановның "Урман кешеһенең алтыны" китабында әкиятләр, хикәяләре тупланган. Башкорт әдәбияты белән кызыксынган кешеләрне үзебезнең бүлектә көтеп калабыз.