«Театрга багышланган тормыш»

15 сентябрь - Алабуга Үзәк китапханәсендә “Китапханәдә Гыйззәт көне” дип игълан ителде.

Шул уңайдан, китапханәнең уку залында күренекле драматург Т.Гыйззәтнең тууына 125 ел тулу уңаеннан, «Театрга багышланган тормыш/ Жизнь, посвященная театру» дип аталган иҗади очрашу узды. Бәйрәмгә Таҗи Гыйззәтнең оныгы, Европа телләре һәм мәдәнияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Гүзәл Казбек кызы Гыйзәтова һәм татар драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге Идарәсе рәисе - Данил Хәбибрахман улы Салихов та килде. Татарстан Язучылары берлеге әгъзалары: Гөлзадә Әхтәмова, Фирдәвес Хуҗин, Лира Ибраһимова; “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе вәкиле Хашия Төхбәтуллина, “Көзге” татар халык театры режиссеры Нина Салимуллина кичәбезне ямьләндерде.

Алабуга муниципаль районы исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Равил кызы Ягудина сәламләү сүзен җиткерде.

Очрашуны ачып, китапханәчеләр Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлы, иҗаты, Алабугада яшәгән чоры белән таныштырдылар. Казаннан килгән кунаклар да драматургның иҗатына бәя бирделәр, истәлекләрен сөйләделәр.

Алып баручылар “Таҗы Гыйззәт елы”на багышлап оештырылган чаралар белән таныштырып уздылар.

15 августтан - 15 сентябрьгә кадәр Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы  “Читаем Гиззата/ Гыйззәт әсәрләрен укыйбыз” дигән регионара акция игълан итте. Анда 200гә якын кеше драматургның пьесаларыннан өзекләр укып, Вконтакте социаль челтәрләренә урнаштырдылар. 5 кешегә сертификатлар тапшырылды.

Китапханәнең фойесында “Гыйззәт кабызган чаткылар” дип аталган интерактив күргәзмә эшләде. Анда китапханәчеләр эзләнүләр алып барган альбом һәм папкалар да урын алды.

Китапханәләр системасы директоры Ю.В. Нәҗипова очрашуга килгән Казан кунакларына рәхмәт сүзләре әйтеп истәлекле бүләкләр тапшырды.