“Ай китабы”

 

Март ае дәвамында без укучыларыбызны Т. Гыйззәтнең “Кыю кызлар” пьесасы белән таныштыруны дәвам итәбез.     

Татар халкының «Җиде кыз» бәете мотивларына нигезләнгән. Пьеса 1939 елда языла һәм шул ук елны Татар дәүләт академия театрында куела.

Язмыш тарафыннан үпкәләтелгән өч ятим кызны шәһәрдә бай йортка урнаштыралар. Хуҗабикәнең аларны сатарга теләвен белгәч, алар качарга карар кыла. Кызлар Бәхтияр карттан җиде кыз турында риваять ишеткәч, тормышларын яхшы якка үзгәртә алуларына тагын да ныграк ышана башлый. Ирләр киемен киеп, мәдрәсәгә укырга киләләр…

Күңелле, әмма шул ук вакытта кызларның мәдрәсәдә булган куркыныч маҗаралары аларның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.      

Пьеса халык уен-көлкеләре, күңел ачу атмосферасы белән сугарылган.