“Ай китабы”

Февраль аенда без укучыларыбызны Т. Гыйззәтнең “Чаткылар” пьесасы белән таныштыруны дәвам итәбез.

Пьесаның беренче варианты “Талир тәңкә” исеме белән 1922 елда иҗат ителә. Драмада  вакыйга конкрет – 1907-1910 елларда бара. Столыпин реакциясе вакытында социаль кысуга каршы күтәрелгән авыл хәзмәт ияләренең көрәше гәүдәләнә.  “Чаткылар” җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәя алган әсәр.