Детская библиотека - филиал № 3

Әдәби танышу «Укытучы, журналист, язучы»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Рифә Рахманның 60 яшьлек юбилее уңаеннан эшләнгән «Укытучы, журналист, язучы» дип аталган китап күргәзмәсе янында әдәби танышу узды. Китапханәче укучыларны язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Балалар әдибәнең шигырьләрен укыдылар. Рифә Рахман иҗаты укучыларда һәрчак  кызыксыну уята. Аның китаплары исемнәре белән үк үзенә тартып, укыйсыны китереп тора.  «Таулар һаман ерак иде...», «Йолдызлар төстән язганда»,  «Сине сөям дисең...»   шундыйлардан. Рифә Рахман шигырьләре хис – тойгылар уята алуы белән тансык, һәрчак көтеп алынган. Шигърият , проза, журналистика ,әдәбият фәне  - һәркайсында аның үз урыны бар. Рифә Рахман ТР Язучылар берлеге әгъзасы, С. Сөләйманова, Ф. Хөсни  исемендәге премияләре лауреаты