Детская библиотека - филиал № 3

Шигърият сәгате «Табигать тудырган талант»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда шагыйрь,  журналист Ленар Шәехнең 40 яшьлек юбилее уңаеннан эшләнгән «Табигать тудырган талант» дип аталган китап күргәзмәсе янында  шигърият сәгате узды. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Укучыларның игътибарын «Бар бездә берәү» китабындагы юмор – сатира, «Дүртенче кат... бишенче кат...» китабында тупланган шагыйрьнең сагышлы һәм гамьле лирикасы җәлеп итте.  Ленар Шәех балалар өчен язылган «Авылдан килгән мендәр», «Керпе ничек энәле булган»,  Татарстан китап нәшриятында ике телдә басылып чыккан «Алдамыйм =  Я не лгу» һәм башка китаплар авторы. Укучылар әдипнең  «Туган телем», «Уңай сыйфатлар», «Ягымлы сүзләр» һәм башка шигырьләрен татар һәм рус телләрендә  кычкырып укыдылар.