17 февраль 2021
2021 ел - Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 12 февраль көнне Олы Нырсы авыл китапханәчесе “Кояшкай” балалар бакчасында татар халкының милли баш киемнәре: түбәтәй, калфак тарихы буенча әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында балалар баш киемнәренең чигелеш үзенчәлекләре һәм бизәкләрнен аңлатмалары белән таныштылар.
07 гыйнвар 2021
7 гыйнвар көнне Теләче районы Олы Нырсы авылында китапханәче һәм мәдәният йорты җитәкчесе балалар өчен “Күнелле уеннар” дип исемләнгән эстафета-ярышлар уздырды.
27 октябрь 2020
Олы Нырсы авыл китапханәсендә берләшмәгә йөрүче балалар белән “Тылсымлы фонарь” дип исемләгән китап уку бәйрәме уздырылды. Караңгыда, ут яктысында укыган китаптагы әкият геройлары тагын да сихерле булып күренә. Әлеге бәйрәм хәрәкәтле уеннар белән бәйләнеп барды.
10 октябрь 2020
11 октябрь көнне Олы Нырсы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре “Үз агачыңны утырт!” акциясенә кушылып, мәдәният йорты бакчасына агачлар утырттылыр.
09 октябрь 2020
9 октябрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә укучылар белән “Терроризм тормышка куркыныч тудыра” дип аталган өстәл артында әңгәмә уздырылды. Хәзерге вакытта экстремизм һәм терроризм дигән төшенчәләр милләт өчен куркыныч булып тора. Яшьләрнең психологик яктан җитлекмәгәннекләре, үз фикерләре булмаулары күп кенә каршылыклар китереп чыгару куркынычын тудыра. Бугенге көндә яшь буынга бар нәрсәгә дә сакчыл караш тәрбияләргә тиешлеге аңлатылды.
08 октябрь 2020
6 октябрь көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хәзмәткәрләре “Кояшкай” балалар бакчасында “Көзнең кәрҗинендә ниләр бар?” дип исемләнгән уен-әңгәмә уткәрделәр.Әлеге чара барышында балалар төрле сорауларга җавап таптылар. Әңгәмә азагында балаларга көзге муллыктан күчтәнәчләр тапшырылды
06 октябрь 2020
5 октябрь укытучыларның профессиональ бәйрәме. Шул уңайдан Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре традицияга тугры калып өлкән буын укытучыларын бәйрәм белән котладылар.
26 сентябрь 2020
26 сентябрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә китапханәче Гиниятова Л.Г, мәдәният йорты җитәкчесе Хасанова З.Т укучы балалар белән “Әкият укыйм, тыңлагыз!”. Укылган әкиятләр буенча әңгәмә узды.Әңгәмә барышында Г.Тукай, А.Алиш , А.С.Пушкин әкиятләрен укучыларыбыз яратып укыганы ачыкланды.
24 сентябрь 2020
Актер Таҗи Гыйззәтнең (Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәтуллин) тууына 2020 нче елның 15 сентябрендә 125 ел
11 сентябрь 2020
11 сентябрьдә Халыкара аеклык коне билгеләп үтелә.
11 сентябрь 2020
11 сентябрьдә Халыкара аеклык коне билгеләп үтелә.
07 март 2020
Олы Нырсы авыл җирлеге үзешчәннәре катнашында Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан уздырылган "Җиңү безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән район фестивале кысаларында узган бәйрәм концерты булып узды
07 март 2020
4 март көнне Олы Нырсы авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Чирдән яман дошман юк” дигән тема астында әңгәмә үткәрелде
04 март 2020
Олы Нырсы авыл китапханәчесе Гиниятова Л.Г. һәм мәдәният йорты директоры Хасанова З.Т. белән берлектә, 28 февраль көнне Олы Нырсы “Кояшкай” балалар бакчасында булдылар.
13 февраль 2020
9 нчы февраль көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре, прозаик, драматург Фәнис Яруллинның туган көненә багышлап әдәби уку үткәрелде.
11 февраль 2020
7 февраль көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә “Герб - Татарстан символы” - дип исемләгән күргәмә оештырылды.
11 февраль 2020
6 февраль көнне Олы Нырсы авыл китапхнәсендә Муса Җәлилнең “Җырым белән җиңдем дошманны” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе узды
01 ноябрь 2019
30 октябрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә кунакта Олы Нырсы мәктәбенең 1 сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Закиева Ләйсән булдылар.
11 октябрь 2019
8 октябрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәчесе Гыйниятова Л.Г. “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Тимергалиева Ф.А. берлектә бакчада тәрбияләнүче балалар белән “Табигаттә - Көз”- дип исемләнгән әңгәмә - экскурсия уздырдылар
03 октябрь 2019
1 октябрь көнне Олы Нырсы авыл җирлегендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды.