17 февраль көнне, Олы Нырсы авылы китапханәчесе Гиниятова Л.Г мәдәният директоры Хасанова З.Т белән берлектә, « Бала-тәрбияче, укытучы, телләр дөньясында». ” дигән исемләнгән очрашуда Олы Нырсы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте , ветеран укытучы Давлетгараева М.А белән очрашуда булып кайтты.Әлеге очрашуда Мөхлисә А. га озын гомер,саулык -сәламәтлек һәм тыныч тормыш теләделәр.
16 нче февраль көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилне искә алу кичәсе булды. Бу кичәдә авылдашларыбыз бик теләп катнаштылар. Алар шагыйрнең тормыш юлын чагылдырган һәм аның иҗади эшчәнлеге буенча бирелгән сорауларга җаваплар бирделәр. Аның шигырләрен яттан сөйләделәр, матур җырларын башкардылар. Кичә барышында Муса Җәлилнең кыю,батыр сугышчы булуына сокландылар.
12 февральдә Олы Нырсы авыл китапханәсендә Куркынычсыз интернет атналыгы кысаларында 4-5 сыйныф укучылары өчен «Куркынычсыз Интернет» мәгълүмати - уен сәгате узды. Социаль челтәрләрнең һәм Интернетның файдасы һәм зыяны турында сөйләштеләр .«Мине таны»уены уйнадылар. Китапханәче балаларга уку өчен балалар эзләү сайтлары турында сөйләде.
“Әнкәйләрнең яшьлек җырлары” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә
13 гыйнвардан 17 гыйнварга кадәр Олы Нырсы авыл китапханәсендә «күпме китап укымадым, журналдан да яңарак түгел»исемләнгән – журналлар күргәзмәсе тәкъдим ителде.Безнең журнал күргәзмәсендә балалар һәм мәктәп яшендәге балалар өчен журналлар бар. Монда һәркем үзе өчен кызыклы нәрсә таба ала. Яшь биологлар хайваннар һәм үсемлекләр турында тематик журналлар укый ала.
16 январь көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен күнел ачу программасы үткәрделәр.Чара барышында төрле конкурслар,уеннар,җыр- биюләр ,шигырьләр сөйләделәр.Кар бөртеге биремнәрен үтәү балаларның кәефен күтәрде.
4 гыйнвар көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре “Исәнме Яңа ел” дип иселәнгән кичә үткәрделәр.Укучылар рәхәтләнеп күңел ачтылар.Җырлар башкардылар. Шигырьләр сөйләделәр.Төрле бәйгеләрдә, конкурсларда актив катнаштылар.Чын бәйрәм булды!Чара ахырында балалар Яңа ел күчтәнәчләре алдылар.Барысы да яхшы кәеф һәм күтәренке кәефтә таралыштылар.
28 декабрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәчесе сугыш ветераны Писарев А.И. һәм молбилизацияләнгән егетләрнең әти - әниләрен Яңа ел белән котлады һәм бүләкләр тапшырды. Аларны 31 декабрь көнне авыл мәдәният йортында узачак бәйрәмгә чакырып калды
10 декабрьдә Олы Нырсы авыл китапханәсендә А. С. Пушкин әкиятләре буенча «Что за прелесть эти сказки!» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Чараның максаты: укучыларның А .С. Пушкин әкиятләре буенча белемнәрен тикшерү. Уен командаларга бүленеп ярышлардан торды. Укучылар барлык биремнәрне үтәп әдәби турларны уздылар. Чара ахырында җиңүчеләр билгеләнде һәм барлык катнашучыларга кечкенә бүләкләр тапшырылды.
Олы Нырсы мәдәният йортында Әниләр көненә багышлап “Елларым минем байлыгым” дип исемләнгән бәйге узды. Бәйгедә 6 авылдан килгән конкурсантлар катнашты. Алар үзләренең осталыгын күсәттеләр: бишектәге балага җыр багышладылар, мода күрсәттеләр, аш-су осталыклары белән бүлештеләр, шигырь сөйләүдә ярыштылар. Ахырда барлык катнашучылар истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Бәйрәм бик күңелле һәм күтәренке рухта узды.
4 декабрь көнне, инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, Теләче районы Олы Нырсы китапханәчесе Гиниятова Л.Г, мәдәният йорты директоры Хасанова З.Т белән берлектә сәламәтлеге чикле булган Кутузов Тимурга күчтәнәчләр илтеп бирделәр. Хәлләрен белешеп, балалар өчен яңа кайткан китаплар белән таныштырдылар.
1декабрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә Район китапханәсеннән кайткан яңа китапларны исәпкә алып ,алар буенча китап күргәзмәсе оештырылды “Яңа китап- иң якын дус”.Һәр яңа китапны укучылар кулына барып җитәрлек итеп тәгъдим ителде. Яңа китаплар танышу өчен кече яштәге укучылар килде.Китаплар буенча әңгәмәләр үткәрелде. Китапханәгә килә алмаучыларның өйләренә алып барып бирелде.
Олы Нырсы авыл китапханәсендә “Наркотик АГУ”дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең төп максаты: укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә төрле китаплар, буклетлар куелды.
19 ноябрь көнне, Бөтендөнья юл һәләкәтләрендә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан Олы Нырсы урта мәктәбе укучылары китапханәче белән берлектә җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен искә төшерделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска чакырылган агитация листовкалары әзерләп җәяүлеләргә тараттылар.
16 ноябрьдә Олы Нырсы китапханәсендә "Тын бакча"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. 2022 елда Кояш Тимбиковага 85 яшь тулган булыр иде. Ул күп санлы повестьлар, хикәяләр, публицистик мәкаләләр авторы. Кояш Тимбикова әсәрләрендә төп проблемалар булып «мәңгелек» темалар тора: кеше бәхете, кеше тормышындагы урын хакына даими көрәш темасы белән бәйләнгән намус һәм хурлык, гаделлек һәм канунсызлык. Автор кеше тормышының матурлыгын мактый. Бу хикәяләр үскән буын өчен аеруча файдалы.
18 ноябрь көнне,Олы Нырсы авыл китапханәчесе ,1 сыйныф укучылары белән мәдәни көндәлекнең “ По работе мастера видно” дип исемләгән бүлеге буенча эш алып бардылар.Эш барышында һәр халыкның үзенә генә хас булган бизәкләре,аларның аңлатмасы турында сойләштеләр. Барча халыкларның бизәкләрен якыннан өйрәнгәннән сон , кояш символы уртак бизәк икәнлеге ачыкланды.
Кечкенә яшьтән үк юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү мөһим. Кагыйдәләрне өйрәнү процессы тагын да кызыклырак булсын өчен, балаларга төрле кызыклы уку формалары тәкъдим ителә һәм рәсем сәнгате шуларның берсе. Шушы максаттан 9 ноябрьдә Олы Нырсы авылы китапханәчесе укучылар белән «Юл аша чыгабыз» дигән рәсем конкурсы һәм әңгәмә үткәрде. Сөйләшү вакытында юлның икенче куркынычсыз күчү урынын ничек сайларга икәнлеген искә төшерделәр.
Кечкенә яшьтән үк юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү мөһим. Кагыйдәләрне өйрәнү процессы тагын да кызыклырак булсын өчен, балаларга төрле кызыклы уку формалары тәкъдим ителә һәм рәсем сәнгате шуларның берсе. Шушы максаттан 9 ноябрьдә Олы Нырсы авылы китапханәчесе укучылар белән «Юл аша чыгабыз» дигән рәсем конкурсы һәм әңгәмә үткәрде. Сөйләшү вакытында юлның икенче куркынычсыз күчү урынын ничек сайларга икәнлеген искә төшерделәр.
5 ноябрь көнне “Халыклар бердәмлеге көне “уңаеннан Олы Нырсы авыл китапханәсендә “Дуслык белән көчле без!” -дип исемләнгән әдәби викторина уздырылды.Әлеге чарада 1-4 сыйныф укучылары катнашты.Чара барышында рәсемнәр буенча төрле әкиятләрне танып, аларның эчтәлеген сөйләделәр,җырлар җырладылар.Чара укучыларга бик ошады.
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 1 март көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балаларга “Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!” дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Укучылар фантазияләрен җигеп әниләренә бәйрәм открыткалары ясады һәм китап-журналлардан эзләнеп, җылы теләкләрен язды.