Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

Яңалык

Юл кагыйдәләренә өйрәтүче китап күргәзмәсе

Балалар урам юлларында үзләрен дөрес тоту, игътибарлы һәм сак булу, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү максатында Олы Нырсы авыл китапханәсендә юл кагыйдәләренә өйрәтүче китап күргәзмәсе оештырылды. Монда укучылар үзләре өчен кызыклы һәм файдалы китаплар таба алды, алар шигырь формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл билгеләре турында сөйләде һәм ахырда шул белемнәрен тикшерде.

Яшь укучылар белән “Табигатькә мәхәббәт белән " дип исемләнгән кычкырып укулар

Җәйге каникуллар вакыты дәвам итә. Балалар яңа уку елы алдыннан көч җыеп ял итәләр. Китап белән ял итү - иң файдалы ял итү төре. Уку -фантазияне үстерүнең төп ысулларының берсе. 6 июньдә Теләче районы Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре яшь укучылар белән “Табигатькә мәхәббәт белән " дип исемләнгән кычкырып укулар үткәрделәр. "Китап безгә үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына ишек ачачак" дип исемләнгән уенда балалар юкка чыгып бара торган хайваннарны сурәтләр, аяк эзләре буенча ачыкладылар, викторинаның

Әдәби уен узды

26 июньдә Олы Нырсы авыл китапханәсендә яшь кунаклар өчен Пушкин картасы буенча китапханәдә бөек рус шагыйре, драматургы һәм прозаигы, әдәби тәнкыйтьче һәм әдәбият теоретигы, тарихчы, публицист, журналист А.С. Пушкин әкиятләре буенча мавыктыргыч әдәби уен узды. Чара командалар ярышы формасында узды. Уен турларында балалар әкиятләр буенча биремнәр үтәделәр. Катнашучылар шагыйрьнең әкиятләреннән өзекләр укыдылар, «Разминка для ума», «Әкият чуалышы», «Театр сәхнәләре», «Әкият математикасы» кебек кызыклы ярышла

22 июнь Хәтер көне

22 июнь Хәтер көне уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре Олы Нырсы авылында урнашкан һәйкәл янында,чәчәкләр куйдылар.Яу кырында ятып калган авылдашлырын бер минут тынлык белән искә алдылар

«Укытучыга мактау сүзе» дигән мәгълүмат сәгате

Укытучы һәм остаз елы кысаларында Олы Нырси авылы мәдәният хезмәткәрләре «Укытучыга мактау сүзе» дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Балалар тирән хөрмәт хисе белән яраткан укытучылары турында сөйләделәр, мәктәп тормышыннан истәлекләр һәм күңелле хикәяләр белән уртаклаштылар, шигырьләр укыдылар. Уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар. Катнашучыларга аеруча шпаргалкалар турында «Халыкара студентлар зирәклеге» шаярту уены бик ошады, аның барышында балалар үзләренең конфетларын шпаргалкалар итеп яшерде

“Балачак хыялы” дип исемләнгән бәйрәм чарасы

Җәйнең беренче көне күңелгә җылылык.яктылык өстәүче бәйрәм- Балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре “ Кояшкай” балалар бакчасында йөрүче балалар белән “Балачак хыялы” дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырды. Чара барышында балалар белән төрле спорт уеннары, рәсем буенча әкият сөйләү, асфальтта рәсем буенча конкурс уздырдылар. Бәйрәм азагында һәр балага бүләкләр тапшырылды.Балаларга бәйрәм бик ошады.

"Бабама Җиңү өчен рәхмәт!" исеме астында кул эшләре конкурсы

6 май көнне Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Олы Нырсы авылы китапханәчесе укучы балалар белән "Бабама Җиңү өчен рәхмәт!" исеме астында кул эшләре конкурсы үткәрде. Конкурсның төп максаты - үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, балаларда һәм яшьүсмерләрдә Бөек Ватан сугышы тарихы белән кызыксыну уяту, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү иде.

Һәйкәл яннарын җыештыру буенча өмә

5 көнне Олы Нырсы авыл җирлеге биләмәсендә, мәдәният хезмәткәрләре катнашында һәйкәл яннарын җыештыру буенча өмә булып үтте. Һәйкәл яннары чүп-чарлардан арындырылды, һәйкәл агартылды, коймалар буялды, чәчәкләр утыртылды.

2 апрель көнне Олы Нырсы авылында « Карга боткасы» бәйрәме узды

2 апрель көнне Олы Нырсы авылында « Карга боткасы» бәйрәме узды.Борынгы заманда кешеләр язны канат очларында карлыгачлар китерә дип уйлаганнар. Шуңа күрә, кар эри башлагач һәм беренче инешләр барлыкка килгәч, «Карга боткасы» бәйрәме оештырыла. Безнең көннәрдә дә бу традицияләр тере. Ишегалдында махсус ритуаль сүзләр, чакырулар, җырлар, уеннар, биюләр белән йола кашы — карга боткасы пешерелде! Бәйрәм төрле уеннар, күңел ачулар белән үрелеп барды. Ботка пешерелгәндә, татар халык уеннары уйналды: «Түбәт, Йөр

Р.Батулланың 85 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе

Олы Нырсы авыл китапханәсендә язучы Р.Батулланың 85 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Рабит Батулла талантлы, оригиналь язучы, даими иҗади эзләнүдә. Ул романнар, повестьлар, хикәяләр, пьесалар, әкиятләр, анекдотлар авторы. Күп санлы китаплар арасында 17се балаларга багышланган. Роберт Мөхлис улы Батуллин 1938 елның 26 мартында Татарстанның Зәй районында укытучы гаиләсендә туа. Язучының балачагы һәм яшьлеге Югары Олужи авылында уза, шунда ук урта белем ала. Мәктәптән соң аны күрше авылга педа

Олы Нырсы китапханәсендә куелган күргәзмәдә көтеп калабыз

Театр – кешеләрне тормыш турында уйлану, үз-үзләренә эчтән карау өчен үз тирәсенә җыя торган тылсымлы учакка тиң ул. Театр турында шулкадәр күп язылган ки, безгә аны өр-яңадан ачу, мөгаен, мөмкин булмастай эштер. Хәтта борынгы греклар да, шәһәр төзергә керешер алдыннан, башта театрның кайда булачагын уйлаганнар. Юкка гына түгелдер. Кайсы гына шәһәргә килсәң дә, анда театр булмаса, шәһәрнең үз йөзе юктыр кебек тоела. Телисезме-теләмисезме, рухи дәрәҗә барыбер театр, сәнгать һәм мәдәниятнең торышы белән билге

«Коррупциясез киләчәк төзибез» дип исемләнгән китап күргәзмәсе

16 марттан 19 мартка кадәр Олы Нырсы авыл китапханәсендә укучылар өчен «Коррупциясез киләчәк төзибез» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә китап укучылар коррупция төшенчәләре, аның төрләре һәм формалары, шулай ук илебездә коррупциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән чаралар белән таныштыручы мәгълүмати материаллар урнаштырылды. Шулай ук күргәзмәдә рус язучыларының ришвәтчелек һәм урлау темасына кагылышлы әдәби әсәрләр белән танышырга мөмкин

Театр – кешеләрне тормыш турында уйлану

Театр – кешеләрне тормыш турында уйлану, үз-үзләренә эчтән карау өчен үз тирәсенә җыя торган тылсымлы учакка тиң ул. Театр турында шулкадәр күп язылган ки, безгә аны өр-яңадан ачу, мөгаен, мөмкин булмастай эштер. Хәтта борынгы греклар да, шәһәр төзергә керешер алдыннан, башта театрның кайда булачагын уйлаганнар. Юкка гына түгелдер. Кайсы гына шәһәргә килсәң дә, анда театр булмаса, шәһәрнең үз йөзе юктыр кебек тоела. Телисезме-теләмисезме, рухи дәрәҗә барыбер театр, сәнгать һәм мәдәниятнең торышы белән билге

«Чернобыль безнең хәтердә»дип аталган Хәтер сәгате

15 мартта Олы Нырсы авылы китапханәчесе укучылар белән «Чернобыль безнең хәтердә»дип аталган Хәтер сәгате үткәрде.Очрашу вакытында Чернобыль АЭСын бетерүдә катнашучы Гыйниятов Мәүлетҗанның оныгы Гарифуллин Раяз бабасының һәм анда катнашучыларның үзләренең сәламәтлекләрен, гомерләрен куркыныч астына куеп радиациягә каршы көрәшүләре турында сөйләде.

“ Мин бәхетле шигъри җанлы булып туганыма” дип исемләнгән әдәби музыкал кичә

10 март көнне Олы Нырсы мәдәният йортында китапханә белән берлектә шигъри җанлы кунагыбыз җырчы –шагыйрә Сиринә Гатиятова белән “ Мин бәхетле шигъри җанлы булып туганыма” дип исемләнгән әдәби музыкал кичә үткәрелде. Сиренә апа Гатиятованың 2021 нче елда соңгы елларда иҗат ителгән шигырьләре,җырлары тупланылып “Гомерем келәме” –дип исемләнгән китабы басылып чыкты.Кичәбез әлеге китаплардан алынган матур шигырьәр белән үрелеп барды.

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан КВН

8 март көнне, Олы Нырсы авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан КВН үткәрелде.Гүзәл затларыбыз ике командага бүленеп үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Һәр команда үз исемнәрен сайлагач, биремнәр үтәделәр. Мәзәкләр дә сөйләделәр, шигырьләр дә, җырлар да башкардылар, аш-суга булган осталыкларын да күрсәттеләр. Биремнәрне үтәгән арада бәйрәмне матур җырлар белән бизәделәр.Жюри дә бик көчле иде. Бәйрәм ахырында җиңүче команда билгеләнде.Бәйрәмебез күңелле үтте.

“Сихри дөнья-хатын кыз белән” дип исемләнгән кичә

2 март көнне Олы Нырсы авылы китапханәсендә “Сихри дөнья-хатын кыз белән” дип исемләнгән кичә узды. Кичәдә авылыбызның каләм тибрәтүчесе ,язучы Н.Гильмутдинова белән очрашу булды.Очрашу барышында Нурания ханым үзенең язган “Йөрәкнең дүрт кылы”,”Хакыйкать кыл уртада” әсәрләрен авылдашларга тәкъдим итте.

“Йөзек кашы” әдәби иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы язучы Н.Гильмутдинова белән очрашу

28 февраль көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә “Йөзек кашы” әдәби иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы язучы Н.Гильмутдинова белән очрашу булды.Очрашу барышында Нурания ханым үзенең язган әсәрләрен тәкъдим итте.

"Ягез эле,егетләр!",-бәйгесе

24 февраль көнне Олы Нырсы клубында авыл китапханәсе белән берлектә "Ягез эле,егетләр!",-бәйгесе уздырылды.Бәйгедэ авылыбызның ир-егетләреннән 2 команда катнашты. Егетләр спорт һәм кызыклы уеннар ярдәмендэ көч сынаштылар.Бәйрәм концерт программасы белән аралашып барылды

“Туган телем -татар теле”- дип исемләнгән чара үткәрде

22 февраль көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре “Туган телем -татар теле”- дип исемләнгән чара үткәрде. Чара барышында татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык аваз иҗаты турында әңгәмә алып барылды.Татар халкының гореф - гадәтләре,милли йолалары ,киемнәре, ризыклары ,уеннары телгә алынды.Әңгәмә “Җомак әйтәм- җавап тап!” табышмакларга җавап табу белән тәмамланды. Чара балаларга бик ошады.