Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

Яңалык

Михаил Лермонтовның тууына 208 ел

15 октябрьдә рус шагыйре Михаил Лермонтовның тууына 208 ел тула. Олы Нырсы авыл китапханәсе «Китапханәдә Лермонт шигърияте көннәре» дигән X регионара акциягә кушылды һәм «Лермонтов укыйбыз »дигән кычкырып укуны уздырды. Ул укучыларны бөек рус классик шагыйре тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар Михаил Юрьевичның «җилкән», «мин берүзем юлга чыгам», «шагыйрьнең үлеме», «Дога», «Бородино», «Көз» һәм башка танылган һәм яраткан шигырьләрен укыдылар. Әлеге истәлекле көнгә «Лермонтовның шигъри дөньясы»күр

Петр I туган көненә 350 ел

14 сентябрьдә Олы Нырсы авыл китапханәсендә үзешчән Петр I туган көненә 350 ел тулу уңаеннан өлкән сыйныф укучылары өчен «Петр I -бөек Россия патшасы»дигән тарих сәгате үткәрелде. Ул укучыларны Петр I. тормышының кызыклы фактлары белән таныштырды, «Эпоха славных дел» китап күргәзмәсе оештырылды, китапханә фондыннан Петр I турында иң яхшы әсәрләр, аның тормыш юлы турында иллюстратив материал белән таныштырдылар

Кичке озын кышкы кичләр

Кичке озын кышкы кичләрне борынгы заманнарда кызлар бергә җыелышып кич утырганнар, яраткан шөгылләре белән вакытны файдага уздырганнар: чигү чиккәннәр, каба артына утырып йон эрләгәннәр. Ә соңыннан үз эшләрен кичектереп, күңел ачканнар: җырлар җырларганнар, төрле уеннар уйнаганнар, шаяртулар сөйләгәннәр. Бүгенге көндә “каба” сүзе иске яңгырашлы сүз. Әмма әбиләребез заманында хатын-кыз тормышын ансыз күз алдына да китереп булмаган. 16 март көнне Олы Нырсы авылы китапханәчесе укучыларны халкыбызның халык м

“Без мультик яратабыз “дип исемләнгән чара

Балаларга туган телгә мәхәббәт,татар язучылары иҗатына ихтирам,әкиятләр аша әхлак тәрбиясе бирү максаты белән 25 гыйнвар көнне Олы Нырсы авылы китапханәчесе берләшмәгә йөрүче укучылар өчен “Без мультик яратабыз “дип исемләнгән чара уздырды. Алар Г.Тукай, А.Алиш, К.Насыйри әсәрләре буенча мультфильм карадылар.Татар телендә, матур рәсемле әкият –мультфильмнарны караганнан соң, балалар күңелендә матур кичерешләр туды.

“Кошлар – безнең дусларыбыз” –дип исемләнгән конкурс

15 январь көнне иҗади түгәрәккә йөрүче укучылыр белән Олы Нырсы китапханәсендә “Кошлар – безнең дусларыбыз” –дип исемләнгән конкурс булып узды.Әлеге конкурста укучылар кошларга җимлекләр ясадылар һәм аларны үз йортлары яннарындагы агачларга элделәр.

Ә.Атнабаевка 94 яшь

Халык шагыйре Ә.Атнабаевка 94 яшь тулу уңаеннан игълан ителгән бәйгедә катнашып, Олы Нырсы авыл китапханәсе “Иң актив” китапханә исеменә лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде.

Балалар белән «Каникуллар күңелсез булмый» дип исемләнгән спорт уеннары,

Яңа ел, кышкы каникулны һәр бала көтеп ала. Кышкы каникул көннәрендә балаларның ялын файдалы үткәрү максатыннан 7 гыйнвар көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән «Каникуллар күңелсез булмый» дип исемләнгән спорт уеннары, кыш турында шигырьләр уку, табышмаклар конкурсы уздырдылар.

Рафис Корбанга 65 яшь!

Татар драматургы, балалар шагыйре, атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбанга гыйнвар аенда 65 яшь тулды. Шул уңайдан Олы Нырсы авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе эшләде. Китап укучылар аның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылыр, “Җиде төстә кунакта” дигән китабы аеруча кызыксыну уятты. Укучыларга “Минем туган көнемдә” исемле җыентыгы тәкъдим ителде,шигырьләре кычкырып укылды.

1 гыйнвар көнне “Хуш киләсен, Яңа ел!” дип исемләнгән балалар өчен күнел ачу программасы

1 гыйнвар көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен “Хуш киләсен, Яңа ел!” дип исемләнгән балалар өчен күнел ачу программасы үткәрделәр.Чара барышында төрле конкурслар, уеннар, җыр-биюләр, шигырьләр, әлбәттә инде, “Кыш бабай” биргән биремнәрне үтәү балаларның кәефен күтәрде.

Өлкәннәр көне

1 октябрь - Өлкәннәр көнне. Бәйрәм көне уңаеннан Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре авылыбызның ветераннарын бәйрәм белән котлады.

Ф.Бәйрәмова белән очрашу

29 декабрь көнне Теләче районының Олы Нырсы авылы китапханәсендә язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова белән очрашу булды. Очрашуда "Нырсуар, Нырсы җире - шанлы изгеләр җире", "Йөз ел элек..." китаплары авторы Нурания Гыйльметдинова, Олы Нырсы авылы имамы Мансур Хитматов, китапханәче Ләйсән Гыйниятова да катнашты. Фәүзия Бәйрәмова Теләче төбәгенең борынгы тарихы, үзенең иҗаты турында сөйләде, "Баһадиршаһ", "Һиҗрәт", "Гөләйза" әсәрләренә аерым тукталды. Фәүзия Бәйрәмованың "Баһадиршаһ" әсәренә Нур

Олы Нырсы “Кояшкай” балалар бакчасында очрашу.

9 апрель көнне Олы Нырсы авыл китапханәчесе Олы Нырсы “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияче Тимергалиева Ф.А белән берлектә “Тукай безнең күңелләрдә “ дип исемләнгән чара уздырдылар .Чара барышында Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты таныштылар.Соңыннан аның шигырьләрен укылдылар,китапханәче укуындагы әкиятләрне тыңладылар,рәсемнәр буядылар.