13 апрель көнне Район балалар китапханәсендә Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан оештырылган “Мы наследники традиций” дип аталган район күләм бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. Бәйгенең максаты борынгыдан килгән йолаларны, гореф-гадәтләрне искә төшерү һәм балаларда халык мәдәнияты традицияләренә кызыксыну уяту. Шулай ук, балалар бакчалары һәм мәктәпләр белән кече яшьтән үк нәниләрне китап укуга кызыксындыру буенча уртак эшчәнлек алып бару.
12 апрель-Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. Бу көнне балалар китапханәсендә 1 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары космик сәяхәт булдылар. Белгәнебезчә, космос серләр белән тулы һәм аны күбрәк өйрәнгән саен, аны аңлатып булмый.
Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Арча район балалар китапханәсендә, беренче тапкыр Пушкин картасы буенча, "Китап лабиринты" исемле мавыктыргыч әдәби квест үткәрелде, анда АПКның 8 нче гиназия сыйныф укучылары катнашты.
Ел саен, традиция буенча, балалар китабы атналыгында, без иң кечкенә укучыларыбызны яңа кызыклы китаплар һәм аларның авторлары белән таныштырабыз. Рус язучысы Максим Горькийның тууына 155 ел тулу уңаеннан 10 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Максим Горькийның әкият дәресләре" исемле әдәби кунак бүлмәсе узды.
Вечер-встреча, посвященное открытию Года педагога и наставника
21 март көнне Арчаның 1нче урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары Халыкара урман көненә багышланган "Урман-табигый байлык" дигән бик файдалы һәм кирәкле экологик чарада кунакта булдылар.
Быел Россиядә рус педагогикасына нигез салучы, әдәбият белгече һәм балалар язучысы Константин Дмитриевич Ушинскийның тууына 200 ел тулу билгеләп үтелә. Бу дата илдә игълан ителгән педагог һәм остаз елына туры килә.
Познавательная игра
Мастер-класс
Без дә көн дә бәйрәм! Безнең "Яшь укучыларыбыз" балалар китапханәсе укучылары сафларын тулыландыруны дәвам итә, димәк, безнең китапларның тагын да күбрәк дуслары барлыкка килә!
Безнең китапханәдә беренче сыйныф укучыларын "Яшь китап укучыларга" багышлау чарасы яхшы традициягә әверелеп бара. Мондый чараларны укучыларны китап укуга җәлеп итү максатыннан уздырабыз. Бу көн аларның хәтерендә озакка сакланыр дип ышанабыз.
1 март -Бөтендөнья кычкырып укулар көне
22 февраль көнне - Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан Арча район балалар китапханәсендә "Солдатлар Ватан сагында тора" исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгате узды, анда Арчаның 1нче мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары катнашты.
21 нче февраль көнне Район балалар китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган “Туган телем-иң матур тел” исемле әдәби музыкаль кичә узды.
15 февраль герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел
Тылсымчыларга ошанасызмы? Күпләр: «Әлбәттә, юк, алар әкиятләрдә генә була!"- диярләр. Чын тылсымчылар кошлар һәм хайваннар телен аңлый белгән, табигатенең матурлыгын күрә белгән язучылар. Михаил Михайлович Пришвин да шундый язучыларның берсе..
27 гыйнвар -Ленинград блокадасы өзелгән көн, ул илебез тарихында иң авыр вакытларның берсе. Ләкин бу сынау ленинградлыларны сындырмады!
26 гыйнвар көнне Арча район балалар китапханәсендә “Игелекнең чиге юк” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗат остаханәсе” проекты кысаларында “Йөрәк тулы изгелек” дигән йомгаклау чарасы узды.
Балалар язучысы, шагыйрь Хәкимҗан Халиковның тууына 90 ел
Яңа ел алдыннан район балалар китапханәсендә Әкият геройлары белән берлектә балалар өчен традицион Яңа ел чыршысы оештырылды.