Центральная детская библиотека

Яңалык

«Әтием - горурлыгым» (Әтиләр көне)

Бу еллны 15 октябрь - Россиядә әтиләр көне буларак билгеләп үтелә. Безнең тормышыбызда бәйрәмнәр бик күп, аларның арасында үзенчәлекле бәйрәмнәр дә бар.

"Әкияттә кунакта "(әдәби-уен дәресе)

Кеше могҗизаларга кечкенәдән ышана, ә аларга ышанмасаң, дөнья салкын һәм караңгы булачак. Ә иң зур могҗизалар кайда? Әлбәттә, әкиятләрдә! Әкият яхшылыкны явызлыктан аерырга, яктылык белән караңгылык арасындагы чикне тоярга өйрәтә. Ә балаларның әкиятләрдә якты нурын сүндермәс өчен, аларга әкияттә кунакта булырга кирәк.

"Узган елларның тере хәтере” ("Сугышның җырлы фотосы" проекты кысаларында хәтер дәресе)

Балаларга күзгә күренмәс, изге хәтер, туган илгә тугрылык һәм тыныч тормышның кыйммәтен җиткерү өчен, бу истәлекле көн уңаеннан һәм "Сугышның җырлы фотосы" исемле проект кысаларында 1 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен "Узган елларның тере хәтере" исемле дәрес узды.

“Абдулла Алиш - әкиятләр остасы” (Абдулла Алишның туган көне уңаеннан әдәби уен)

15 сентябрь - балаларның яраткан язучысы Абдулла Алишның туган көне. Шул уңайдан китапханәдә, 7 нче номерлы бакчада тәрбияләнүче нәниләр өчен, “Абдулла Алиш- әкиятләр остасы” исемле әдәби уен оештырылды.

«Китап буенча туган якка сәяхәт» (Татарстан Республикасы көне уңаеннан китап күргәзмәсе)

30 август - Татарстан Республикасы көне Туган яктан да якынрак, газизрәк җир бар микән кеше өчен? Юктыр, мөгаен! Кеше кайда, нинди генә матур, бай җирдә яшәсә дә барыбер туган ягын сагына.

“Ушинскийның мәгънәле әкиятләре” (Россия педагогикасына нигез салучы К.Д. Ушинскийның тууына 200 ел)

Быел Россиядә рус педагогикасына нигез салучы, әдәбият белгече һәм балалар язучысы Константин Дмитриевич Ушинскийның тууына 200 ел тулу билгеләп үтелә. Бу дата илдә игълан ителгән педагог һәм остаз елына туры килә.