Центральная детская библиотека

Яңалык

«Без хәтерлибез һәм горурланабыз...» ( Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан китап күргәзмәсенә күзәтү)

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. Арча район балалар китапханәсендә “Без хәтерлибез һәм горурланабыз...” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

"Төрле халык уеннары"

UenFest проекты һәм Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Арча район балалар китапханәсе хезмәткәрләре 3 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Төрле халык уеннары" дигән күңелле чара үткәрделәр.

"Балачакның бәхетле дөньясы" (Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан)

1 июньдә, традиция буенча, Арча үзәк район хастаханәсе каршында стационар бүлегендә дәваланучы балалар өчен, Арча район балалар китапханәсе хезмәткәрләре - Халыкара балаларны яклау көненә багышланган "Балачакның бәхетле дөньясы" исемле бәйрәм-уен программасын үткәрделәр.

Китап битләрен укып, фильм карау (Җиңү көненә багышланган патриотик дәрес )

4 майда - Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан һәм патриотик тәрбия кысаларында, 3 нче мәктәпнең озайтылган төркеменең балалары сугыш турында кыска метражлы "Герой өчен ат" исемле фильм карадылар.

"Балаларга сугыш турында укыйбыз" (XIV Халыкара акциясе кысаларында хәтер сәгате)

Тантаналы һәм күңелле бәйрәм якынлаша, аңа тиңнәр юк - Җиңү көне. Бу-хәтер көне, горурлык көне, безгә Бөек сугышта җиңү бүләк иткән кешеләргә рәхмәт көне. 3 май - «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз " исемле XIV халыкара акциясе кысаларында, аның оештыручысы-Самара өлкәсенең балалар китапханәсе. Бу чарага 1 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары килде.

"Тукай-шоу"(интеллектуаль бәйге)

Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел. Тукай әсәрләренә йөз елдан артык булуга карамастан, ул үз укучыларын югалтмый.

"Җир шары - безнең зур йортыбыз" (Халыкара Җир көненә багышланган экологик дәрес)

22 апрель-Бөтендөнья Җир көне. Бу бәйрәм планетабызның глобаль бәйрәме. Шушы истәлекле көн алдыннан, шулай ук "Язгы изгелек атнасы" кысаларында Арча район балалар китапханәсендә "Җир шары - безнең зур йортыбыз" исемле экологик дәрес үтте. Ә кунакларыбыз - 9 нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм 1 нче мәктәпнең 2 нче “В” сыйныф укучылары булды.

«Туган яктан да матуррак урын юк» (Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан квест-уен)

Халкыбызның әдәбиятын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үстерүгә өлеш керткән күренекле шәхесләрнең тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле истәлекле урыннар безгә бик кадерле. Шәһәребез кечкенә булса да, тарихи-мәдәни һәйкәлләргә бай.