"Сәламәтлек аланы" (марафон)
11 нче апрель көнне Сөрде авылы китапханәсендә сәламәтлек көненә багышланган “Сәламәтлек аланы” дип исемләнгән марафон үткәрелде.
11 нче апрель көнне Сөрде авылы китапханәсендә сәламәтлек көненә багышланган “Сәламәтлек аланы” дип исемләнгән марафон үткәрелде.
4 нче апрель көнне Халыкара балалар китабы көне уңаеннан мәктәп укучылары белән “Иң якын сердшем” дип исемләнгән иң күп китап укучы бенифесы үткәрелде.
26 нчы март көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары катнашында “Әкиятләр илендә” дип исемләнгән Габдулла Тукай иҗатына багышланган әдәби бәйге үткәрелде. Әдәби бәйгедә Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру; - аның әкиятләре аша уңай һәм тискәре гадәтләрне аера белергә өйрәтү; - сәнгатьле сөйләм күнекмәләре үстерү; - китап укуга кызыксыну тәрбияләү максат итеп куелды.
Язучы-прозаик һәм драматург Фоат Садривка 75 яшь тулу уңаеннан Сөрде авылы китапханәсендә “Бәхетсезләр үзенчә бәхетле” исеме астында, аның иҗатына һәм әсәрләренә карата күргәзмә төзелде һәм укучыларга тәкъдим ителде.
Наркоманиягә каршы көрәш өлкәсендәге хәлләрне яхшырту, наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында Сөрде авылы китапханәсендә “Наркомания куркыныч чир” исеме астында ай дәвамында күргәзмә эшләде һәм укучыларга тәкъдим ителде.
22 нче февраль көнне Сөрде авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан “Үз илемдә – үз телемдә” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Максатым укучыларда ана теленең бөеклеген, газизлеген күрсәтеп, туган телгә ихтирам хисе тәрбияләү иде. Кичә башлангыч сыйныф укучылары катнашында үтте.
16 нчы февраль көнне Сөрде башлангыч укучылары өчен Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган “Бер көчтә юк җирдә богауларлык аның кайнар йөрәк җырларын” дип исемләнгән “Йолдызлы сәгать” уены үткәрелде. Максатым: Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренең тарихи әһәмиятен ачыклау, укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү иде.
14 нче гыйнвар көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен "Без әдәпле укучылар" исемле дәрес-марафон үткәрелде.
Быел Россия Президенты указы нигезендә 2016 нчы ел “Кино елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан 9 гыйнвар көнне укучыларның кышкы каникулларын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздыру максатларыннан, балалар киносы көне уңаеннан Евгений Велтистовның “Приключения электроника” исемле киносы тәкъдим ителде.
7 нче гыйнвар көнне көнне Сөрде авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Яшел чыршы янында” дип исемләнгән әкияти әдәби кичә үткәрелде.
11 нче декабрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучыларына “Китап эченә сәяхәт” исемле китапханә дәресе үткәрелде.
10 декабрь көнне клуб һәм китапханә хезмәткәрләре катнашында Яңа Кенәр коррекцион мәктәбендә инвалидлар ун көнлеге уңаеннан “Бәхет өчен күп кирәкми” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.
5 нче декабрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучыларына Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 85 ел тулу уңаеннан төзелгән “Әдипнең җылы эзләре буйлап” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
28 нче ноябрь көнне Сөрде авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Өйнең яме әни белән” исемле әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
21 нче октябрь Сөрде башлангыч мәктәбендә “Мәдәни көндәлеккә сәяхәт” исемле мәдәни дәрес үтте. Бу көн республикабызда көндәлекләрне мәктәп укучыларына тапшыру көне буларак билгеләнде.
10 октябрь көнне Сөрде авылы мәдәният йортында китапханәчеләр һәм клуб хезмәткәрләре катнашында өлкәннәр ун көнлеге уңаеннан “Алар җылы сүз ягымлы карашка мохтаҗ” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
5 нче октябрь көнне өлкәннәр ун көнлеге уңаеннан “Өмет” сәламәтләндерү үзәгендә “Өлкәннәргә олы хөрмәт” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Кичә китапханә һәм клуб хезмәткәрләре ярдәме белән оештырылды.