Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

Яңалык

"Күк саулыгын саклаучы егет" (Нур Әхмдиевка 70 яшь)

14 нче декабрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен, язучы-шагыйрь Нур Әхмәдиевка 70 яшь тулу уңаеннан, аның иҗатына һәм китапларына багышлап төзелгән "Күк саулыгын саклаучы егет" исемле презентация тәкъдим ителде.

"Язмышлар кочагында" (тематик кичә)

9 нчы декабрь көнне клуб һәм китапханә хезмәткәрләре берлектә, инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, Яңа Кенәр интернат мәктәбендә бик мтару тематик кичә уздырдылар.

"Без коррупциягә каршы" (Иинформация сәгате)

8 нче декабрь көнне сәгать 11.30 Сөрде башлангыч мәктәбе укучылары өчен коррупциягә каршы көрәш кысаларында “Без коррупциягә каршы” исемле информация сәгате уздырылды.

"Яраланган йөрәкләр" (күргәзмә)

Традиция буенча, 1 декабрьдән 10ына кадәр инвалидар ункөнлеге үткәрелә. Бу көннәрдә аларга аеруча игътибарлы булырга кирәк.

"Күңлемдәге бар моңымны, сезгә бирәсем килә"

7 нче октябрь көнне Сөрде авыл җирлегенә кергән китапханәчеләр һәм клуб хезмәткәрләре, Яңа Кенәр авылында урнашкан "Өмет" сәламәтләндерү үзәгендә "Күңлемдәге бар моңымны, сезгә бирәсем килә" исемле әдәби кичә уздырдылар.

“Тормышыбыз өлгесе сез, өлкәннәр!”

6 нчы октябрь көнне Сөрде авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Тормышыбыз өлгесе сез, өлкәннәр" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.

"Кабак бәйрәме"

24 нче сентябрь көнне Сөрде авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Кабак бәйрәме" үткәрелде.

"Мәдәниятта кунакта"

16 нчы сентябрь көнне Сөрде башлангыч мәктәбендә Мәдәни көндәлекләр тапшыру тантанасы үтте. Бу көн республикабызда көндәлекләрне мәктәп укучыларына тапшыру көне буларак билгеләнде.

“Йөз яшьлекләр буыныннан Мәхмүт Галәү”

9 сентябрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, драматург, журналист, нашир, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәүнең 130 еллыгына багышланган истәлек–хәтер сәгате үткәрелде.

"Йөзең нинди, экстремизм!"

8 нче сентябрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә “Экстремизмга – ЮК” айлыгы кысаларында “Йөзең нинди экстремизм?” дигән әңгәмә уздырылды.

«Террор куркыныч җан»

2 сентябрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә “Терроризмга каршы көрәш” көненә карата “Террор куркыныч җан” исемле (ИПЧ) информация сәгате үткәрелде.

"Казан безнең башкала" (викторина)

25 нче август көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары белән берлектә “Казан безнең башкала” исемле викторина үткәрелде. Укучыларга “Казаным башкалам” исемле китап күргәзмәсе һәм Казанның истәлекле урыннарын тасвирлаган презентация тәкъдим ителде.

"Күңелле Сабантуе"

11 нче июнь көнне Сөрде авылы Сабантуй мәйданчыгында балалар Сабантуе үткәрелде.

"Туган телем - Тукай теле"

13 нче май көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары белән берлектә Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Туган телем – Тукай теле” исеме астында КВН уены үткәрелде.

“Кабынмасын башка сугыш уты, Тыныч зәңгәр күккә ни җитә”

8 нче май көнне Сөрде авылы мәдәният йорты каршында, Бөек Ватан сугышында үлеп калган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында Бөек Җиңү көнен искә алу максатларында ветераннарыбызга һәм тыл хезмәтчәннәренә “Кабынмасын башка сугыш уты, Тыныч зәңгәр күккә ни җитә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

“Кино китаптан башлана”

22 нче апрель көнне кичке сәг 19.00 Сөрде авылы китапханәсендә Бөтендөнья “Библиотөн-2016” акциясе кысаларында кино елына бәйләп “Кино китаптан башлана” исемле информация сәгате үткәрелде.

"Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда Тукай эзләрен”

19 нчы апрель көнне Яңа Кенәр мәдәният йортында китапханәләр һәм клуб хезмәткәрләре белән берлектә Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган «Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда Тукай эзләрен” дип исемләнгән сәнгать фестивале үткәрелде.

"Тукай рухы яши күңелләрдә"

18 нче апрель көнне Сөрде башлангыч мәктәбендә китапханә белән берлектә Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган “Тукай рухы яши куңелләрдә” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.