"Табигать дөньясында"
23 нче март көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен, Экология елына карата “Табигать дөньясында” дип исемләнгән шәфкатьлелек дәресе үткәрелде.
23 нче март көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен, Экология елына карата “Табигать дөньясында” дип исемләнгән шәфкатьлелек дәресе үткәрелде.
18 нче март көнне Сөрде авылы мәчетендә Татарстанның баш Казые, Балтач районы мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу булды.
Наркоманиягә каршы көрәш өлкәсендәге хәлләрне яхшырту, наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында Сөрде авылы китапханәсендә 10 нчы март көнне мәктәп укучылары өчен “Наркотик – ак үлем” исеме астында әңгәмә үтте.
1 марттан 10 нчы мартка кадәр Сөрде авылы китапханәсендә наркоманиягә каршы көрәш кысаларында, барлык катлам укучылар өчен "Начар гадәтләргә юл куйма!" исеме астында күргәзмә тәкъдим ителде.
28 нче февраль Сөрде авылы мәдәният йортында, сокландыргыч гүзәл табигатьле Сабада яшәп иҗат итүче язучы, 2014 нче елда “Ел китабы” номинациясендә “Күгәрчен оя корганда” китабы белән 3 нче урынга лаек дип табылган, “Бәллүр каләм” бүләге иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ихлас күңелле, тәмле телле, гаҗәеп талантлы ханым - Гөлсинә Галимуллина белән “Күңел җылым сезне җылытсын” дип исемләнгән очрашу кичәсе булды.
25 нче февраль көнне Түбән Оры мәдәният йортында китапханә белән берлектә 23 нче февраль Ватанны саклаучылар көненә "Егетләр - бөркетләр" дип исемләнгән "Ак калфак" хатын-кызлар җәмгыяте тарафыннан бик матур әдәби кичә оештырылды.
21 нче февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел" исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Укучылар өчен туган тел турында информация сәгате үткәрелде.
15 нче февраль Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулуга багышланган "Кыяларга уяр исемнәр бар..." исеме астында батырлык сәгате үткәрелде.
10 нчы февраль көнне Югары Оры башлангыч мәктәбе укучылары өчен (күчмә китапханә) "Сәламәтлек рухи байлык" дип исемләнгән информация сәгате үткәрелде. Укучыларга "Сәламәт яшәү сере" исемле китап күргәзмәсе һәм презентация-кросворд тәкъдим ителде.
9 нчы февраль көнне Сөрде авылы китапханәсендә Галимҗан Гыйльмановка 60 яшь тулу уңаенна "Китап - күңел кояшы" исеме астында иҗатын яктырткан барлык катлам укучылар өчен китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
2017 нче ел Россиядә эколгия елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Сөрде авылы китапханәсендә барлык катлам укучылар өчен экология елына карата "Туган ягым - гүзәл җирем" исеме астында китап күргәзмәсе төзелеп тәкъдим ителде.
26 нчы гыйнвар көнне Сөрде башлангыч мәктәбендә китапханә белән берлектә “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел!” исемле тематик кичә үткәрелде.
17 нче гыйнвар көнне Сөрде авылы китапханәсендә Рафис Корбанга 60 яшь тулу уңаеннан мәктәп укучылары өчен "Балалар күңленә юл" дип исемләнгән әдәби сәяхәт уены үткәрелде.
6 нчы гыйнвар көнне Сөрде авылы китапханәсендә "Яшь рәссамнар" клубы җыены булды.
5 нче гыйнвар көнне Сөрде авылы китапханәсендә, балаларның кышкы каникулларын күңелле, мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан "Әйдә чиш, тап җавабын" дип исемләнгән башваткыч уены үткәрелде.
4 нче гыйнвар көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктп укучылары белән "Әкият эчендә хикмәт бар" исемле уен-кичә үткәрелде.
3 нче гыйнвар көнне Түбән Оры мәдәният каршында клуб һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан "Кышкы Сабантуй" уеннары уздырылды.
30 нчы декабрь көнне Сөрде авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Яңа елның сихри төннәре" исемле балмаскарад кичәсе узды.
30 нчы декабрь көнне Сөрде авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Яңа елның сихри төннәре" исемле балмаскарад кичәсе узды.
22 нче декабрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә, язучы-шагыйрь Сибгат Хәкимнең тууына 105 ел тулу уңаеннан, "Җылы сүзе калды дөньяда" дип исемләнгән портрет-хәтер сәгате үткәрелде.