"Кар патшалыгында"
19 нчы декабрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен "Кар патшалыгында" дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде.
19 нчы декабрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен "Кар патшалыгында" дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде.
6 нчы декабрь көнне Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән мәдәният, китапханә хезмәткәрләре, "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернат"ында балаларга театральләштерелгән "Күңел җылым сузам бүләккә" дип исемләнгән Яңа ел тамашасы күрсәтте.
5 нче декабрь көнне Сөрде авылы мәдәният хезмәткәрләре, китапханә, авыл үзешчәннәре белән берлектә, инвалидлар декадасы уңаеннан Яңа Кенәр авылында урнашкан "Өмет" тернәкләндерү үзәгендә "Чын йөрәктән" дип исемләнгән кичә уздырып кайттык.
25 нче ноябрь көнне Сөрде авылы мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан, бакча балалары һәм аларның әниләре, авыл үзешчәннәре катнашында "Әниләр һәм бәбиләр" дип исемләнгән бәйге кичә гөрләп узды.
6 нчы октябрь көнне Сөрде авылы мәдәният йортында китапханә һәм клуб хезмәткәрләре катнашында, өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан "Көзләр нуры төште йөземә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
1 октябрь Өлкәннәр көне уңаеннан Сөрде авылы китапханәсендә, өлкәннәр өчен "Көзләр нуры төште йөземә" исеме астында күргәзмә эшли башлады.
5 нче октябрь көнне Арча шәһәренең җиңү паркында II районкүләм "Хәтер чылыбыры" фольклор фестиваленең йомгаклау туры үтте. Сөрде мәдәният йорты "Чулпы" фольклор ансамле "Орчык өмәсе" күренеше белән җиңүчеләр исемлегендә.
23 нче август көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп, бакча балалары өчен, экология елына карата “Экология һәм без” дип исемләнгән экологик марафон үткәрелде.
30 нчы май көнне Сөрде башлангыч мәктәбендә, башлангыч класс укучылыары өчен "Путешествие по сказкам" дип исемләнгән презентация-уен үткәрелде.
20 нче май көнне Сөрде авылы китапханәсендә, шагыйрә һәм тәрҗемәче, Татарстанның журналистлар һәм язучылар берлекләре әгъзасы Флера Габдрахман кызы Тарханова иҗатына багышланган "Урау юллар илтә бәхеткә" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.
8 нче май көнне Сөрде авылы мәдәният йортында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган "Сызылып таң атканда" дип исемләнгән әдәби-тематик кичә үткәрелде.
4 нче май көнне Сөрде авылы китапханәсе, Самара өлкәсе балалар китапханәсе оештырган "Читаем детям о войне" дип исемләнгән халыкара акциядә катнашты.
26 нчы апрель Татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан Сөрде башлангыч мәктәбе укучылары, укытучылары белән берлектә "Ана теле белән иман - Игезедер инсанның!" дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде.
22 нче апрель көнне бөтен ил буйлап, ел саен узыдырыла торган “Библиотөн” акциясе старт алды. Шул уңайдан Сөрде авылы китапханәсендә киң катлам укучылар өчен “Матбугат һәм китап дөньясында” исемле информация сәгате үткәрелде.
17 апрель көнне өлкәннәрне хөрмәтләү йөзеннән, авылыбызда иң өлкән китап укучым Валиева Разыя апа янында булып кайттым. Аңа истәлеккә Хәтер китабын бүләк иттем, укырына китаплар, газет-журналлар алып бардым.
17 апрельдән Сөрде авылы китапханәсендә язучы, олуг галим Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулуга багышланган "Мирасы халык күңелендә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.
12 нче апрельдән 16 нчы апрельгә кадәр Сөрде авылы китапханәсендә, Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышлап төзелгән "Галәм киңлекләрендә" исемле күргәзмә эшләде.
3 нче апрель көнне Сөрде авылы китапханәсендә Халыкара балалар китабы көне уңаеннан мәктәп укучылары өчен, “Салават күпере кебек балачак китаплары” исеме астында әдәби сәгать үтте.
1 нче апрель Халыкара кошлар көне уңаеннан Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен “Исәнмесез, кошкайлар!” исемле викторина уены үткәрелде.
27 нче март Халыкара театр көне уңаеннан, Сөрде авылы китапханәсендә "Театр - тылсымлы учак" исеме астында күргәзмә эшли башлады.