Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

Яңалык

"Районыбыз сабантуена әзерлек"

"Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" муниципаль бюджет учреждениесенең авыл китапханәләре хезмәткәрләре район cабантуена әзерлек эшләрен башлап җибәрделәр.

"Бәхетле балачак"

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Арчаның 7нче номерлы мәктәбендә урнашкан "Кояшкай" җәйге сәламәтләндерү лагерына йөрүче балалар белән "Бәхетле балачак" дип исемләнгән балалар сабантуе үткәрдек.

"Читаем детям о войне - 2021"

1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының Җиңү көненә багышлап, һәр елны Иске Айван авылы китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" дип исемләнгән Халыкара акциядә катнаша. Акцияне оештыручы Самара өлкәсенең балалар китапханәсе. Әлеге акциянең төп максаты: Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре мисалында балаларда һәм яшүсмерләрдә патриотик хисләр тәрбияләү.

"Никто не забыт, ничто не забыто!"

Җиңү тарихы мәңгелек. Күпме генә еллар узса да, Бөек Ватан сугышында батырлык һәм ныклык күрсәткән халкыбызны без гел истә тотачакбыз. 8 май көнне Арчаның 7 номерлы мәктәбенең укытучылар коллективы белән берлектә " Никто не забыт, ничто не забыто!"девизы астында Иске Айван һәм Төбәк - Чокырча авылларында, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар һәйкәлләренә чәчәкләр салынды.

"Окна Победы"

Бөек Ватан сугышының тарихи истәлеген саклау максатыннан Иске Айван авылы китапханәсе "Окна Победы" дип исемләнгән Бөтенроссия акциясенә кушылды.

"Добрая суббота"

Бөек Ватан сугышында катнашып җиңү көннәрен якынайтуда зур өлеш керткән якташларыбыз һәм авылдашларыбызга тирән ихтирам уяту максатыннан Бөек Җиңүнең 76 еллыгы якынлашкан көннәрдә мәдәният хезмәткәрләре “Добрая память” девизы астында Төбәк - Чокырча авылындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен чистарту өмәсен оештырдык.

"Тукай безнең йөрәкләрдә"

Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тула. Шагыйрьнең искиткеч бай иҗатына йөз елдан артык булуга карамастан, аның әсәрләре үз укучыларын югалтмый.

"Сделаем Землю чище и краше"

Табигать белән аралашу - кешенең рухи тормышының аерылгысыз бер өлеше. Табигатькә һәм экологиягә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан “Сделаем Землю чище и краше” девизы астында “ЭкоВесна - 2021” акциясендә катнаштык.

"Безнең актив укучыларыбыз"

Безнең китапханәнең даими үз укучылары бар, алар китапханәгә рәхәтләнеп киләләр һәм үзләренең буш вакытларын файдалы итеп уздыралар.

"Авиация һәм космонавтика көне"

2 апрель - авиация һәм космонавтика көне. Кадерле дусларым, ә сез космос турында нәрсәләр беләсез? Сезгә интеллектуаль викторинада катнашырга тәкъдим итәм.

"Чудесное путешествие по волшебным страницам книг"

Арчаның җиденче номерлы мәктәбенең озайтылган төркем укучылары белән Халыкара балалар китабы көненә багышланган "Чудесное путешествие по волшебным страницам книг" дип исемләнгән әдәби сәгать үтте.

"Тынычлыкка һәм татулыкка әкиятләр аша: туган телдә халык әкиятләренукыйбыз"

Республика балалар китапханәсе оештырган "Тынычлыкка һәм татулыкка әкиятләр аша: туган телдә халык әкиятләрен укыйбыз" исемле Бөтенроссия акциясендә катнашкан өчен иске Айван авылы китапханәсе рәхмәт хаты, әкиятләрне укучы балалар дипломнар белән бүләкләнде.

"Хикмәтле дә, серле дә театр!"

27 март - Халыкара театр көне. Халыкны театр сәнгатенә җәлеп итү максатыннан китапханәдә "Хикмәтле дә, серле дә театр!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Китапханәгә рәхим итегез!

"Һәр бизәктә - халкым тарихы"

Милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү, саклау, халык иҗаты, чигү сәнгате белән кызыксынуларын үстерү максатыннан Арчаның 7 номерлы 3 сыйныф укучылары белән "Һәр бизәктә - халкым тарихы" дип исемләнгән рәсем конкурсы үтте.

"Тынычлыкка һәм татулыкка әкиятләр аша: туган телдә халык әкиятләрен укыйбыз"

3 март - Бөтендөнья кычкырып уку көне. Арчаның 7 мәктәбенең 2 "А" сыйныф укучылары белән берлектә Иске Айван авылы китапханәсе "Тынычлыкка һәм татулыкка әкиятләр аша: туган телдә халык әкиятләрен укыйбыз" исемле Бөтенроссия акциясендә катнаша.

"Читаем вместе - читаем вслух"

"Читаем вместе - читаем вслух" Бөтендөнья кычкырып укулар көне акциясенә Иске Айван авылы китапханәсе кушылды.

"Туган телем - хәзинәм"

21 февраль - халыкара туган тел көне уңаеннан Арчаның 7 номерлы мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән “Туган телем - хәзинәм” дип исемләнгән әдәби сәгать узды.