Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

Яңалык

"Парад Победы"

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы. Хезмәттәшләребез белән Арчада Җиңү бәйрәмендә.

"Туган нигез! Таныйсыңмы мин балаңны?"

22 апрель көнне Арча балалар сәнгать мәктәбендә шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, якташыбыз Сания Юныс кызы Әхмәтҗанованың "Туган нигез! Таныйсыңмы мин балаңны?"дип исемләнгән бик җылы, эчтәлекле иҗат кичәсендә катнашырга насыйп булды.

"Дисбе - әбием ядкәре"

Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан авылыбызның "Ак калфак" татар хатын - кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы очрашу кичәсе булып узды.

"Китапханәдә яңа китаплар"

Нәни дусларым, мавыктыргыч, матур рәсемле китаплар белән танышырга ашыгыгыз! Китапханәгә рәхим итегез!

"Яңа китаплар"

Хөрмәтле китап сөюче дусларым! Китапханәгә яңа китаплар белән танышырга рәхим итегез!

"Шигъри тәлгәшләр"

21 март - Бөтендөнья Шигърият көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан яшьләр белән "Шигъри тәлгәшләр" дип исемләнгән әдәби кунакханә үткәрдек.

"Игътибар, яңа китап!"

Хөрмәтле китап сөюче дусларым! Китапта Арча муниципаль районы клуб учрежденияләре хезмәткәрләренең "Иң яхшы сценарий" район конкурсына тәкъдим ителгән бәйрәм сценарийлары туплап бирелгән.

"Китаб-әт-тәрбия"

Хөрмәтле китап сөюче дусларым! Мәшһүр галим, әдип Каюм Насыйринең әлеге китабы бүген дә актуальлеген югалтмый. Ул биргән киңәшләр, үгет - нәсыйхәтләр ата - аналарга, укытучылар һәм тәрбиячеләргә генә түгел, һәр балага да кызык һәм файдалы булыр. китап урысчага тәрҗемә белән бирелгән.

"Игътибар, яңа китаплар!"

Шигъриятне хөрмәт итүче кадерле китап укучыларым, бу китаплар сезнең өчен, китапханәгә рәхим итегез!

"Аерылмагыз китаптан"

Бүген Арча үзәк китапханәбездә Татарстан республикасында цифрлаштыру елы кысаларында җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" оешмасы директоры, "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган җәмгыятнең башкаручы директоры, "Әдәби марафон", "Сәламәт иртә" проектларына нигез салучы, китап укучыларыбызга "Иң зур сер" шигырьләр җыентыгы аша таныш булган автор гатауллин Раил Мәүлет улы @beIem белән "Аерылмагыз китаптан" дип исемләнгән очрашу кичәсендә катнаштык.

"Китапханәбездә яңа китаплар"

Кадерле нәни укучыларым һәм әти - әниләр! Китапханәбезгә татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләсе комиссиясе һәм татарстан республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән бастырылган татарстан Варислары сериясе буенча китаплар кайтты.

"Балачак илендә"

Язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльманов быел үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан балалар белән "Балачак илендә" дип исемләнгән әдәби кичә оештырдык.

"Рухи мирасыбыз сакчысы"

4 гыйнвар көнне шагыйрь, Татарстанның М. Җәлил , Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиевка 75 яшь тулды. Шул уңайдан яшьләр белән "Рухи мирасыбыз сакчысы" дип исемләнгән әдәби сәгать үтте.

"Давайте откроем словари"

Давайте отроем словари" - Арчаның 7нче урта гомуми белем мәктәбенең 3А сыйныф укучылары белән интеллектуаль уен.

"Детям о коррупции"

Балаларда коррупциягә каршы дөньяви караш тәрбияләү, намуслылык, дөреслек турындагы белемнәрен ачыклау максаты белән Иске Айван авылы китапханәсендә кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен "Детям окоррупции" дип исемләнгән мәгълүмати - танып - белү сәгате үткәрелде.