Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

Яңалык

"Гаиләм - ныклы терәгем"

18 май көнне Иске Айван авылы мәдәният йортында Халыкара гаилә көне уңаеннан авылыбызның шундый күркәм, бер - берсен аңлап, хөрмәт итеп яшәгән гаиләләрен кунакка чакырып "Гаиләм - ныклы терәгем" дип исемләнгән матур, эчтәлекле кичә үткәрдек.

"Авыл йөрәкле бала"

Иске Айван авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә, Төбәк - Чокырча авылында яшәп иҗат итүче һәвәскәр шагыйрь Ленар Биктимеровның "Авыл йөрәкле бала" дип исемләнгән иҗат кичәсе үтте.

"Һич картаймый шагыйрь иҗаты"

26 апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек якташ шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Шул вакыйга уңаеннан укучылар белән "Һич картаймый шагыйрь иҗаты" дип исемләнгән әдәбият сәгате үткәрдек.

"Яңа китаплар"

Хөрмәтле китап укучыларым! Китапханәдә яңа китаплар, рәхим итегез!

"Китапханәдә яңа китаплар"

Кадерле китап укучыларым! Китапханәбез яңа китаплар белән тулыланды. Рәхим итегез, яңа китаплар белән танышырга!

"Гаилә! Нинди тирән мәгънә..."

2024 ел Рәсәйдә "Гаилә елы". Шул уңайдан Бөтендөнья шигърият көненә карата "Гаилә! Нинди тирән мәгънә..." дип исемләнгән шигъри сәгать үткәрдек.

"Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә"

Рәсәйдә "Гаилә елы" уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китап укучы гаиләләрне барлау максатыннан "Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә" исемле иҗади бәйге игълан итте.

"Табигатьтә яз, күңелдә наз"

9 март көнне мәдәният хезмәткәрләре авылыбыз үзешчәннәре белән бергә "Табигатьтә яз, күңелдә наз"дип исемләнгән ял кичәсе оештырдык.

"Тугры китап укучыларым"

Минем кадерле, өлкән китап укучыларым Хафизов Халәф абый белән Зинатуллин Шамил абый китапханәдә очраклы гына бергә өчраштылар. Үзләре яратып укыган әсәрләре буенча фикер алышкан вакытлары.

""Бисмиллалы түтәл хуҗасының, уңышы да уңар егылып"

Иске Айван авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә авылыбызның татар - хатын кызлары оешмасының "Бисмиллалы түтәл хуҗасының, уңышы да уңар егылып" дип исемләнгән чираттагы чарабыз булып узды.

"Сүзем белән бизәк ясыйм"

Күренекле татар язучысы, прозаик, публицист, Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тула.

"Китапханәдә яңа китаплар""

Кадерле китап укучыларым! Китапханәбез яңа китаплар белән тулыланды. Рәхим итегез, яңа китаплар белән танышырга!

"Ярдәм янәшә!"

Аллага шөкер, бүген махсус хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ир - егетләребез өчен киселгән токмачларны савытларга тутырып районыбызда урнашкан Мы вместе Арск (Волонтеры Победы) пунктына илтеп тапшырдык.

“Ярдәм янәшә!”

Бүген Иске Айван авылы китапханәсе каршында эшләп килүче авылыбызның "Ак калфак" татар хатын - кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы җыены бераз икенче төрлерәк узды.

“Капелькой тепла согреем душу”

15 гыйнвар көнне Иске Айван авылы мәдәният йортында эшләп килүче "Хыял" иҗат төркеме китапханә белән берлектә районыбызның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат - йортында Искечә Яңа ел хөрмәтенә үткәрелгән бәйрәм чарасында катнаштык.

"Коллыкны җиңгән җырлар"

9 гыйнварда - татар халкының күренекле шагыйре, батыр сугышчысы һәм каһарманы Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулды.

"Китапханәдә яңа китаплар"

Хөрмәтле китап укучыларым! Китапханә яңа китаплар белән тулыланды. Яңа китаплар белән танышу өчен китапханәгә рәхим итегез!

"Илһам - күңелнең канаты"

24 май көнне әдәбият, сәнгать яратучылар өчен Арча үзәк китапханәсендә "Арча хәбәрләре" газетасы корреспонденты, "Каурый каләм" әдәби - иҗат берләшмәсе әгъзасы Гөлсинә Зәкиеваның "Соң шул инде, соң..." исемле китабын тәкъдир итү кичәсе узды.