Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

Яңалык

"Китапханәдә яңа китаплар"

Кадерле китап укучыларым! Китапханәбез яңа китаплар белән тулыланды. Рәхим итегез, яңа китаплар белән танышырга!

"Хикмәтле дә, серле дә театр!"

27 март - Халыкара театр көне. Иң борынгы сәнгать төрләренең берсе булган театр сәнгате - тылсым дөньясы. Театр көне 1961 елдан билгеләнә башлый. Театр сәнгатендә - тарих та, чынбарлык та, киләчәккә өметләр дә чагыла. Театр эшчәнлеге исә гүзәллеккә якынлашырга мөмкинлек бирә, кешенең күңелен дәвалый, хыял, матурлык, өмет бүләк итә.

Нәүрүз бәйрәме

2023 ел - Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы уңаеннан, клуб белән берлектә Нәүрүз - язны каршылау бәйрәме уздырдык.

"Милли хәзинә"

Район күләмендә үткәрелгән "Милли хәзинә" фестиваль - бәйгесенең йомгаклау концертында катнашып "Заман" уен кораллары ансамбле "Инструменталь башкару" номинациясендә җиңүче дипломы һәм истәлекле бүләккә ия булдык.

"Китапханәдә яңа китаплар"

Кадерле нәни укучыларым! Безнең китапханәгә яңа әдәбият кайтты! Бу китаплар, безнең балачакның яраткан китаплары. Балалар язучыларының бу әсәрләрендә бер генә буын балалар үсмәгән. Без сезгә популяр әкият повестьлар, әкиятләр һәм хикәяләр тәкъдим итәбез. Китапханәгә рәхим итегез!

"Авыл - мәдәни мирас сандыгы"

Арча үзәк китапханәсендә "Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы" уңаеннан, Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы муниципаль бюджет учреждениясе авыл китапханәләре арасында үткәргән, "Авыл - мәдәни мирас сандыгы" исемле иҗади һәм эзләнү бәйгесендә катнашып, хезмәттәшләрем алдында чыгыш ясадым.

"Иң гадәти булмаган китаплар"

Хөрмәтле укучыларыбыз, бүген мин сезгә "Гадәти булмаган китаплар" арасында нәни укучыларыбыз өчен "Җиде энҗе бөртеге" дип исемләнгән китабы белән таныштырып китәм.

"Сабантуй 2022"

"Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" муниципаль бюджет учреждениесенең авыл китапханәләре хезмәткәрләре районыбыз сабантуенда уңышлы гына чыгыш ясадылар.

"Күчмә семинар"

30 май көнне Яңа кырлай авылы модель китапханәсендә Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләренең чираттагы утырышы узды.

"Бөтенроссия китапханәләр көне"

27 май - Китапханәләр һәм Китапханәчеләр көне. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан, хезмәттәшләребез белән Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрына барып Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган "Хыял йорты" комедиясенең премьерасын карап кайттык.

"Игътибар, яңа китап!"

Хөрмәтле шигърият сөюче дусларым! Наласа авылы китапханәсендә хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан, бүгенге көндә Наласа авылында гомер итүче хезмәттәшем Гөлчирә Нәҗметдинованың "Кара квадрат" дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгы китапханәбездә, рәхим итегез!

"Игътибар, яңа китаплар!"

Фәнни - популяр әдәбиятны якын итүче хөрмәтле китап укучыларым, бу китаплар сезнең өчен! Рәхим итегез!