Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

Яңалык

"Дәүләтебезнең законнары"

12 декабрьдә Россия Федерациясенең Конституция көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары белән "Дәүләтебезнең законнары" дигән темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде.

"Мәдәни көндәлек"

21 октябрь көнне Арча шәһәренең һәм Арча районының барлык мәктәпләрендә мәдәният дәресләре узды. Шул уңайдан Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәдәният дәресе үткәрелде һәм башлангыч сыйныф укучыларына "Мәдәни көндәлекләр" тапшырылды. Бәйрәмдә Иске Айван авылы китапханәчесе Шәмсетдинова Г. Н. катнашты.

"Без Тукайлы халык...Туфанлы"

27 август көнне Иске Айван авылы мәдәни - спорт үзәгенең ишегалдында Туфан Миннуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан әдәби мәйдан үтте.