Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

Яңалык

"Огонь - наш друг, огонь - наш враг"

Иске Айван авылы китапханәсендә янгын куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында Арчаның 7 нче номерлы мәктәбенең озайтылган көн группасына йөрүче балалар белән "Огонь - наш друг, огонь - наш враг" исеме астында интеллектуаль уен булып узды.

"Детям о коррупции"

Иске Айван авылы китапханә мөдире Шәмсетдинова Г. Н. Арчаның 7 нче номерлы мәктәбенең 4 сыйныф укучылары белән "Детям о коррупции" дип исемләнгән уен элементлары белән мәгълүмат сәгате үткәрдем.

"Коррупция в художественной литературе"

Иске Айван авылы китапханәсендә "Коррупция в художественной литературе" дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, намуслылык, гаделлек кебек сыйфат тәрбияләү максатыннан, укучыларга күргәзмә буенча презентация үткәрдем.

"Шәфкатьлелек бизи кешене"

Инвалидлар декадасы кысаларында Иске Айван авылы мәдәни - спорт үзәгендә, китапханәче Арча сәнгать мәктәбе филиалы белән берлектә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен әдәби - тематик кичә үткәрде.

"О самой любимой и родной!"

Һәр ел саен, ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә, безнең иң яраткан һәм кадерле әниләребезгә багышланган искиткеч бәйрәм - Әниләр көне билгеләп үтелә.

"Шифалы шигырьләр остасы"

Иске Айван авылы китапханәсендә балалар язучысы, Г. Тукай һәм А. Алиш исемендәге ТР премияләре лауреаты, халыкара Г. Х. Андерсен премиясе лауреаты Шәүкәт Галиевның тууына 90 ел тулуга багышланган шигърият сәгате узды.

"Берегись пожара"

Иске Айван авылы мәдәни - спорт үзәгендә янгын куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында янгын сүндерү-коткару хезмәте җитәкчесе Юзаев И. И. белән очрашу узды.

"Наш дом - Татарстан"

5 ноябрь көнне Иске Айван авылы китапханәсендә Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан "Наш дом - Татарстан" исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрелде.

"Лев Толстой - детям"

Иске Айван авылы китапханәсендә Арчаның 7нче номерлы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән, рус язучысы Л. Н. Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган "Лев Толстой - детям" дип исемләнгән лэпбук ясадык.

"Яңа китап, укып кал!"

Иске Айван авылы китапханәсе фонды яңа китаплар белән тулыланды. Яңа кайткан китаплар белән танышырга теләүчеләрне безнең китапханәдә көтеп калабыз.

"Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк"

6 октябрь көнне өлкәннәр атналыгы уңаеннан Иске Айван авылы мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашында "Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк" дип исемләнгән әдәби тематик кичә уздырылды.

"Шаян каләмле абый"

15 сентябрь көнне Иске Айван авылы китапханәсендә Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен танылган балалар язучысы, шагыйрь А. Алишның тууына 110 ел тулу уңаеннан "Шаян каләмле абый" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә әдәби танышу үткәрелде.

"Культурный дневник школьника"

14 сентябрь көнне Иске Айван авылы китапханәсендә "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән "Бердәм мәдәният дәресе" үткәрелде.

"Всем классом в "Читайгород"

11 сентябрь көнне Иске Айван авылы китапханәсендә Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 А һәм 1 Б сыйныф укучылары кунакта булдылар. Китапханәче Шәмсетдинова Г. Н. абонементта әңгәмә - экскурсия үткәрде.

"Туган якның җәйге кичләре"

28 август көнне Иске Айван авылы мәдәни - спорт үзәгенең ишегалдында, мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә, Республика көненә багышланган "Туган якның җәйге кичләре" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрдек.