Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

Яңалык

"Ир солтаны"

Авыл җирлекләре арасында “Ир солтаны -2017 “ район бәйгесе .

"Милли гореф-гадәтләр-төбәгебезнең онытылмас хәзинәсе"

Бүгенге кичәбезнең төп максаты : халкыбызның күңел җәүһәрләрен барлау һәм өйрәнү, укучыларны татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтләре, йолалары, уеннары белән таныштыру, үгет-нәсихәт, васыятьнәмәләр,туганлык җепләрен саклау,туган телеңне,гореф-гадәтләрне саклау,өлкәннәргә ихтирам хисе тәрбияләү.

"Җирем,суым,күгем"әдәби кафе.

Әдәби кафеның максаты: балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү,экологик үзаң үстерү,төрле очракларда дөрес карар кабул итү иде.

"Табигатьул-гүзәллек,тылсым,могҗиза"-әдәби мәйдан.

Табигать матурлыган чагылдырып язылган шигырьләр,җырлар җырладык,төрле татар халык уеннарын уйнадык.”Габдулла”,”Почмак алыш”, “Әйт,күгәрчен” кебек татар халык уеннарын балалар яратып уйныйлар.Кызыклы табышмакларга җавап таптылар,үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.Үткәрелгән чарадан һәркем канәгать булып калды

"Җирле үзидарә һәм закон"21 нче апрель Җ ирле үзидарә хезмәткәрләре көне.

РФ Президенты В.Путин һәр елның 21 нче апрелен Җирле узидарә хезмәткәрләре көне дип игълан итү турында карарга кул куйды.Биредә иң элек кешеләр белән эшләргә, аларның иң гадидән алып, иң катлаулы булган проблемаларын тыңларга, хәлдән килгән ярдәмне күрсәтергә кирәк.Авылның яшәеше, социаль- икътисади көнкүреше турыдан- туры аларга барып тоташа.Безнең Җирле узидарә хезмәткәрләре оста оештыручылар, яхшы психологлар, әңгәмәчеләр һәм идарәчеләр.Шундый хезмәткәрләр булганда безгә һәм халыкка яшәве дә рәхәт.

"Балалар күңеленә юл -шигырь аша !"

Гөберчәк авыл китапханәсендә балалар шагыйре Рафис Корбанның 60 яшьлегенә багышлап “Балалар күңеленә юл -шигырь аша!” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде.Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яратып өйрәнделәр .Тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар.Кызыклы табышмакларга җавап таптылар. Рафис Корбанов шигъриятендә бер үзенчәлек бар. Алар шат елмаю аша дөньяны танып белергә ярдәм итәләр.

"Кояш гомере телим ,әнием сиңа".

Мәдәният йорты белән берлектә аналар көненә әдәби кичә үткәрелде. “Ана иң бөек исем! Китап күргәзмәсе төзелеп тәкъдим ителде.Кичә аналарга багышланган шигырьләр,җырлар,котлаулар,биюләр белән үрелеп барды.Бәйрәм киң катлам укучылар өчен үткәрелде. Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә. Әниләр безгә тормыш бүләк иткән, йомшак кулларында тирбәтеп, бишек җырлары көйләп үстергәннәр, кулларыбыздан тотып тәпи йөрергә өйрәткәннәр, телебез дә "әннә” дип ачылган.

Җәүһәрләрне барлый "Ак калфак" Тарихи-музыкаль кичә

Гөберчәк авыл китапханәсендә Җәүһәрләрне барлый “Ак калфак”исемле тарихи музыкаль кичә үтте. Кичәгә ак яулыклы әбиләребез, түбәтәйле малайлар, калфак кигән кызлар һәм апалар килгән иде. Кичәдә татар халкының гореф-гадәтләре, милли киемнәре турында күп сөйләнде, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, мөнәҗәтләр әйтелде. Чара татар халкының борынгы киемнәрен хәтердә яңарту,онытыла барган гореф-гадәтләрне саклау, һәм борынгы ырым-йолаларны искә төшерү максатыннан үткәрелде.

"Татарстан-дуслык иле" Мәдәни дәрес.

16 сентябрьдә Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә “Мәдәни көндәлек” тапшыру тантанасы булып узды.Гөберчәк авыл китапханәчесе Зарипова Гөлфирә Зөфәр кызы укучыларга “Татарстан-дуслык иле”-әдәби викторина үткәрде. Максаты:Туган ягыңны ихтирам итү,халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү,башкалабыз Казан шәһәренең тарихы белән таныштыру һәм мәдәни көндәлеккә күзәтү ясау.

"Ач,шигърият серләреңне!" Әдәби мәйдан.

Газиз халкымның талантын барлау өчен, “Ач, шигърият, серләреңне!” дип аталган шигырь бәйрәме- әдәби мәйдан һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Җирдә дә түгел, күктә дә түгел, шигърият ул – кеше йөрәге биеклегендә. Бүген безнең кичәбез дә Гөберчәк авыл китапханәсе каршында оешкан “Каурый каләм” түгәрәгенә йөрүче укучылар үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар.Мәҗитова Адилә ,Мәҗитова Галияләрнең әниләргә,табигатькә багышланган шигырләре һәркемнең игътибарын җәлеп итте.

"Табигать-уртак йортыбыз!" Спрот бәйрәме.

1 июнь Халыклара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне бөтендөньяда билгеләп үтәләр. Беренче мәртәбә Балаларны яклау көне 1950 елда үткәрелгән. Балалар – безнең алмашыбыз, киләчәгебез, халык тормышының дәвамы. Шул уңайдан китапханәдә «Без – балачак иленнән» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәгә китаплар ,кызыклы,матур журналлар куелды.

"Тукай иленә сәяхәт"

21 апрель көнне Гөберчәк авыл китапханәсе “Тукай дөньясына сәяхәт” дигән баш астында уздырылучы беренче Бөтенроссия акциясендә катнашты.Китапханәче “Карлыгач” балалар бакчасында, Сикертән төп гомум белем бирү мәктәбендә укучы балалар белән очрашты.

Конкурс "Ягез әле,егетләр!"

22 февральдә Гөберчәк авыл клубында "Ягез әле,егетләр!" конкурсы үткәрелде .Егетләребез үзләрен 6 тур буенча сынадылар. Бәйрәм матур җырлар,биюләр белән чиратлашып барды.Бәйрәмнән һәркем канәгать калды.

Балалар иртәсе."“Туган телләр була бер генә , туган телнең кадерен бел генә".

Максаты: укучыларда туган телгә,татар теленә әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту; белемнәрен тирәнәйтү , иҗади сәләтләрен үстерү; милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру.