Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

Яңалык

Яңа китап-якты нурлар тарата"

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, һәр яшьтәге мәктәп баласы, аларның әти-әниләре яратып укырлык, укытучылар, бакча тәрбиячеләре эшләрендә кулланырлык татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән күп исемдәге матур әдәбият белән баетылды.

“Өлкәннәрнең фатихасын алу кирәк һәркемгә”

Октябрь ае башында хөрмәткә лаеклы, зирәк - акыллы , нык һәм чыдам кешеләргә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Өлкәннәрнең өйләренә барып хәлләрен белеп бәйрәм белән котладык.

"Белем иленә рәхим ит!"

Бvген мэктэплэрдэ hэр бала котеп алган , кызыклы вакыйгаларга бай булган яна уку елы башлана. Кvнеллэрдэ соенеч, йозлэрдэ шатлыклы елмаю балкый. Яна уку елы hэркемгэ шатлык-соенечлэр, бары тик яхшы билгелэр генэ алып килсен. Бэйрэм белэн сезне, дуслар!

"Новое поколение выбирает Здоровье" китап күргәзмәсе.

Кешедә булган кимчелекләр, көчсезлек, йомшаклык һәм наданлык исәбенә җәмгыятебездә наркомания киң тамыр җәйде. Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы - ул аның бәхетсезлек юлын сайлавы, әти-әниләренә, җәмгыятькә хыянәт итүе дигән сүз. Наркомания кешелек җәмгыятенә коточкыч зур зыян китерә. Ул халыкны бөлгенлеккә төшерүнең һәм юкка чыгаруның иң нәтиҗәле ысулы булып тора. Шушы куркыныч проблема безнең һәммәбезнең уртак проблемасы.

"Каникулга китап белән".

Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады.Көтеп алган каникуллар җитте.Һәм китап укырга яратучы балалар "Яңа китап-якты нурлар тарата" исемле китап күргәзмәсе белән танышып үзләрен кызыксындырган китапларны укырга алдылар.

"Читек,чүәк,түбәтәй ..."

Татар милли киемнәре үзе бер гүзәл дөнья. Безнең әби бабаларыбыз киемнең килешле, күркәм һәм уңайлы булуына зур игътибар биргәннәр. Өс-баш матурлыгы, пөхтәлеге, чисталыгы безнең халык өчен әһәмиятле

"Минем гаиләм-минем шәҗәрәм"

Бәйрәмнең максаты . Укучыларда , гаилә традицияләренә , ядкарьләренә кызыксыну уяту , буыннар бәйләнеше , исем , фамилияләр , аларның килеп чыгышы , әһәмияте турында күзаллауларны тирәнәйтү , үз гаиләң белән горурлану хисләре , хөрмәт тәрбияләү .