Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

Яңалык

" Милли ризыклар- табын күрке ".Татар халкының милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ашлар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны әлегә кадәр саклаганнар.

Мастер -класс.Максаты: Милли ризыклар, аларны әзерләү осталыгы, татар халкының кунакчылыгы турында искә төшерү. Татар халкы элек-электән аш-су әзерләргә оста булган.

Белешмә сәгате.М.Мәһдиев иҗатында "Авыл һәм мәктәп "темасы.Мөхәммәт ага Мәһдиевнең кайсы гына әсәрен алып карама, анда тормыш кыенлыклары, тәрбияви, әхлакый мәсьләләр авыл һәм мәктәп белән тыгыз бәйләнгән.

М. Мәһдиевнең мирасын мәңгеләштерү, язучының талантын, каләм көчен яшь буынга җиткерү, автор күтәргән мәсьәләләрнең бүгенге көндә ге актуальлеген күрсәтү.

«Киемнәрдә-милли асылыбыз чагыла»белешмә сәгате.

Хатын-кыз һәм ир-атларның традицион киемнәре турында сөйләде, шулай ук балаларны татар халкының мәдәнияте, орнамент үзенчәлекләре, татар халкының көнкүреше, бәйрәмнәр һәм халык уеннары белән таныштырды. Аннары татар милли костюмнары сурәтләнгән иллюстрацияләр күрсәтелде

Увлекательный квиз. " Литературные знатоки "

Чараның максаты укучыларны якташ язучыларның иҗаты белән якыннан таныштыру, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү, якташ язучылар иҗатына кызыксыну уяту; туган як табигатенең тормышның матурлыгын күрә тоя белергә өйрәтү, туган җирне ярату хисләрен тәрбияләү.

Уңыш бәйрәме."Сөмбелә бездә кунакта"

Максат: укучыларның әйләнә-тирә дөнья белән кызыксынуларын активлаштыру, табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү, аларның фикерләү сәләтләрен үстерү, коллективта эшләү күнекмәләре бирү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

"Әйдәп баручы драматург "- белешмә сәгате

Д. Салихов — актерлык хезмәтеннән үсеп чыккан, сәхнә законнарын, серләрен үзенең хезмәт тәҗрибәсендә сынап үзләштергән, заманча әзерлекле, талантлы драматургларның берсе

"Сакланыгыз! Мошенниклар!"

Күпләр хәзер үз тормышларын банк карталарыннан башка күз алдына да китерә алмый. Сүз дә юк, бик уңайлы. Әмма бер яхшының бер зыяны да булмый калмый шул... -Соңгы вакытта банк карталарыннан акчалар урлану очракларының артуы барыбызны да хафаланырга мәҗбүр итә.

" Изге айда,изге гамәл "- өлкәннәр белән очрашу

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән! Источник: https://tat.nur.tatar/olkenner-kone-belen-kotlau-suzlere

"Алиш-язучы да,батыр да ". Балалар иртәсе.

Абдулла Алиш дөньяда аз гына яшәсә дә, ул үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь эшчәнлеге, Ватанга тугрылыклы булуы һәм батырлыгы белән халык күңеленә кереп калган кешеләр рәтендә тора.

"Без-терроризмга каршы" Белешмә сәгате

1. Укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч яный һәм аларны белергә кирәклекне аңлату.2. Укучыларның сәламәтлеген саклау куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен дөрес үтәү күнекмәләрен үстерү. 3. Укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Әдәби уен " Путешествие на остров Книголюбов".

9 август - бөтендөнья китап яратучылар көне.Китап уку балалар өчен аеруча файдалы. Уку баланың сүз байлыгын арттыра, хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшырта.Китап укуның уңай якларын санап кына бетерерлек түгел. Шуңа күрә китаптан аерылмагыз.9 август Бөтендөнья китап укырга яратучылар көне! Барлык китап укырга яратучыларны, китап яратучыларны котлыйм!

Уен-фест "Түбәтәй"

Онытыла баручы йолаларны һәм гореф-гадәтләрне ,халык мәдәнияте ,уеннар ярдәмендә балаларны үзара тере аралашуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә.