Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

Новости

"Яшел яз" Экологик өмә

Яз җитү, табигать уянуы белән бергә барлык җирләрдә дә тирә -якны чистарту, тәртипкә китерү эшләре башлана. Районыбыда экологик өмәләр старт алды.

"Гаилә белән укыйбыз" Библиотөн 2024

Китапханә төне» — ел саен үтә торган социаль-мәдәни акция, ул апрель аенда бөтен Россия буенча уза. Бу төндә китапханәләр, китап кибетләре, әдәби музейлар һәм сәнгать киңлекләре үз эшләренең вакытын һәм форматын киңәйтәләр. Чараның төп максаты – китап укуны популярлаштыру, китапханә эшен үстерү. Быел китапханә төне Гаилә елына багышланды, акциянең темасы да «Бөтен гаилә белән укыйбыз» дип исемләнде.

"Сәламәт тәндә -сәламәт рух" сәламәтлек сәгате

7 апрель – Бөтендөньяда сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле акцияләр, спорт чаралары үткәрелә.

"Туган көнең белән, Китап" Бәйрәм

2 апрель - Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле.

"Ялкын журналына 100 яшь!" Әдәби сәяхәт

Бала чакта барыбыз да ай саен зарыгып көтеп алган һәм яратып укыган “ЯЛКЫН” балалар һәм яшүсмерләр журналы быел 100 еллык юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан яшь китап сөючеләребез бүгеге чарада “Ялкын” журналы битләре буйлап кызыклы, мавыктыргыч сәяхәт кылдылар.

Акция "Солдатка хат"

"Солдатка хат" акциясенә Татар Томбарлысы балалары да кушылдылар.. Язгы каникулда мәктәптә оештырылган лагерьга йөрүче укучылар, авыл китапханәсенә җыелып, махсус хәрби операциядәге сугышчыларга җылы эчтәлекле хатлар яздлар

"Тарих битәренә сәяхәт" әңгәмә

Татар Томбарлы авыл китапханәсендә туган якны өйрәнү эше ел дәвамында алып барыла.Китапханәдә авыл тарихын яктырткан альбомнар, папкалар бар.Аларга даими рәвештә яңа материаллар өстәлеп тора.

"Нәүрүз мөбәрәк булсын" Бәйрәм

21-нче март көнне ТатарТомбарлы авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә "Нәүрүз" бәйрәме үткәрде.

"Күңел матурлыгы сезнең йөзләрдә" Бәйрәм

6 нчы март көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә “Авылдашлар” клубына йөрүче хатын-кызлар белән "Күңел матурлыгы сезнең йөзләрдә" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.