Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

Түгәрәк өстәл "Авыл яши" проекты буенча

27 март көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә “Авыл яши”проекты кысаларында чираттагы очрашу узды.
Очрашуга килүчеләр социаль контракт шартлары, кош-корт, терлек үрчетүгә грантлар, җирне арендага алу, глэмпинг төзү мәсьәләләре белән кызыксындылар.
Аларның сорауларына Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары Эльвира Мингалимова, Баулы районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Алина Михайлова, Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Талипов, авыл туризмы региональ ассоциациясе (Татарстан Республикасы) рәисе Зөлфия Латипова, социаль яклау бүлеге консультанты Ләйсән Таҗиева җавап бирде. 
Очрашуга килгән авыл кешеләренә консультация бирү киләчәктә дә дәвам итәчәк.