Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре" иминлек сәгате

Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән, 29 март көнне  Татар Томбарлы авыл китапханәсендә “Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Китапханәче балаларга су буйларына төшмәскә, бозның бик калын булуына ышанып, боз өстенә кермәскә кирәклеге турында сөйләде. 
Шулай ук чара барышында юлда йөрү кагыйдәләрен дә искә төшерделәр. Юл билгеләре буенча балалар белән интерактив уен үткәрелде.