Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Туган көнең белән, Китап" Бәйрәм

2 апрель - Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле.
Балалар китап атналыгын йомгаклап, 30 март көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә «Туган көнең белән, китап!» исемле бәйрәм уздырдылар..Балалар бәйрәмгә әкият геройлары булып киенеп килделәр.Чара барышында яраткан китаплары турында шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр-табышмаклар әйтештеләр, әдәби викторинада катнаштылар, төрле биремнәр үтәделәр. 
Китапханәче Әхмәтҗанова Э.Х. укучыларга китаплар укуның файдасы һәм аларны сакларга кирәк икәне турында сөйләде.
Китапханәдә  "Яңа китап-яңа дус" исемле китап күргәзмәсе һәм кунаклар өчен "Библиокафе" эшләде.