Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Ялкын журналына 100 яшь!" Әдәби сәяхәт

Бала чакта барыбыз да ай саен зарыгып көтеп алган һәм яратып укыган “ЯЛКЫН” балалар һәм яшүсмерләр журналы быел 100 еллык юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан яшь китап сөючеләребез  бүгеге чарада “Ялкын” журналы битләре буйлап кызыклы, мавыктыргыч сәяхәт кылдылар.
Укучылар “Татмедиа” журналлары арасында бердәнбер орденлы журналның тарихы кайда, кайчан һәм ничек башланып китүе, нәшер итү эшендә турыдан-туры катнашучы кешеләр турында, журналның даими сәхифәләре, яңа басмалары белән таныштылар. Китапханәче яшүсмерләр журналы хәзер нинди, “Ялкын”ны кемнәр иҗат итә һәм андагы бәхәс уяткан темалар турында сөйләде.Чара азагында яшь китап сөючеләр үз фикерләрен җиткерделәр.